Чебен-черкидән балаларны ничек сакларга?

Көннәр җылыну белән корт-бөҗәкләргә дә дөнья иркенәя. Бигрәк тә балалар черки тешләүдән зыян күрә. Бал корты, шөпшә чагу тагын да куркынычрак. Җәй көне алардан саклану чараларын күрү яхшы.

– бал корты, шөпшә, боҗаннарны (шершень) чуар киемнәр, баллы хушбуй җәлеп итүен истә тотыгыз.
– ачык һавада өстәлдә баллы ризыкларның өстен капламыйча калдырмагыз. Ашаганда, игътибарлы булыгыз. Бөҗәкләрнең дә тәм-томга кунган булулары бар.
– балаларга эчендәге сыеклык күренми торган савытлардан, мәсәлән, алюминий банкалардан эчәргә рөхсәт итмәгез.
– умарта ояларына тимәгез, балаларга да моны эшләргә ярамаганлыгын аңлатыгыз.
– бал кортлары күченә туры килсәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, әкрен генә бу урыннан китәргә тырышыгыз.
–​ чебен-черкидән саклый торган челтәрләр кулланыгыз.
– бөҗәкләргә каршы чараларны күрсәтмәләрне укыгач кына файдаланыгыз.
– балаларга алар өчен каралганнарын гына кулланыгыз.
– бөҗәкләргә каршы чараларны кием астыннан, яралы, ялкынсынган урыннарга сөртмәгез.
– баланың бөҗәк тешләгән урынын үзегез эшкәрәтегез, аның үзенә мондый чараларны кулланырга бирмәгез.
–​ аэрозольләрне ябык җирләрдә, машина эчендә сиптермәгез.
– бөҗәкләргә каршы чараларны башта кулыгызга тидереп, аннан соң гына битегезгә сөртегез. Күзләргә кертә күрмәгез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    17
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    16
    0
    0