Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бала белән пляжга...

Быелгы җәй җәй булмады инде. Я көне салкын, яисә инде тәүлек буе яңгыр коя. Кибетләрдәге җәйге коллекцияләр дә үз хуҗаларын таба алмый калдылар кебек. Халык кыска итәк урынына җылы кофта һәм свитерлар...

Быелгы җәй җәй булмады инде. Я көне салкын, яисә инде тәүлек буе яңгыр коя. Кибетләрдәге җәйге коллекцияләр дә үз хуҗаларын таба алмый калдылар кебек. Халык кыска итәк урынына җылы кофта һәм свитерларга төренә...

Хәер, мондый һава торышына көенүчеләр генә түгел, ә сөенүчеләр дә шактый. Кемнәр дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, авырлы хатыннар. Узган елгы җәй искә төшкән саен хәлем начарая һаман. Андагы кызулыкка чыдашлы түгел иде бит. Өстәвенә, өстәмә 10 килограмм авырлыкны да үзең белән йөртергә кирәк. Кызудан качып, бөтен гомерем кибет һәм сәүдә үзәкләрендә узды ул чагында.
“Киләсе җәйдә балам белән рәхәтләнәчәкбез кызынып...” дип үз-үземне юата идем. Тик сүзләрем юш килмәде, ахрысы. Кызынасы урынга яңгыр астында коенабыз менә...
Ярар, зарланып сүз бетмәс - төп темага күчик. Җәй юк дип уфтансам да, һава торышы 5-6 көнлек эссе белән сөендерде бит, җәмәгать. Мин исә, шуны гына көткәндәй, бер кулга кызымны, икенче кулга купальник, сөлге салынган сумкамны күтәреп пляжга ашыктым. Ай буе диңгез ярында кызынып яткандай итеп, шоколад төсенә кереп кайтырга иде исәбем. Яшь чаклардагы кебек...

Тик пляжга барып җитүгә бөтен хыялларым чәлпәрәмә килде. Мин монда көне буе кояшта кызынырга җыенам, ә бит балага кояш астында озаклап ятарга ярамый торгандыр?!
Тизрәк педиатрның номерын җыйдым. Беләсезме, ул миңа нәрсә диде? Бер яше тулмаган бала белән бары тик күләгәдә генә кызынырга ярый икән, ләбаса! Кояшта янудан саклый торган махсус крем турында да онытырга ярамый... Менә бит, мин әйтәм, “загар” шәп була икән бүген! Ничә ел пляжга йөреп, күләгәдә кызынып ятканым юк иде әле. Әле дә ярый махсус крем һәм су турында онытмаганмын. Борылып кайтып китәргә туры килә иде алайса...
Ярар, күләгә дигәннәр икән, димәк күләгә! Баланы тиз генә йоклаттым да, рәхәтләнеп сузылып яттым. Тик бу рәхәтлек озакка бармады. Әллә артык тынчу булды, ярты сәгать тә узмады, балам торып та утырды. Аңарга инде синең загар бар ни дә, юк ни. Бөтен пляжны дәррәү китереп, төрле якка үрмәләргә тотынды. Аның артыннан куа-куа әлсерәп беттем. Тизрәк кайтып китәсе килә башлады. Ә бит бирегә килгәнгә бары тик бер генә сәгать узган иде әле! Шуңа күрә тагын бераз түзәргә булдым. Шулай да, җәй буе төшкә кереп йөдәткән матур, тип-тигез загар онытылды. (Балконда гына кызынып булмый микән ул, җәмәгать?!)

Хәер, пляжга баруның файдасы да булмады түгел, билгеле. Балам, ниһаять, әз булса да кояш күрде. Ә тиешле күләмдә генә кулланган очракта кояшның файдасы бала организмына гаять зур икән. Организм D витаминына байый. Ә ул исә сөякләр ныклыгы өчен җавап бирә. Әле алай гына да түгел, кояш нурлары күзләр аша баш миенә үтеп керергә сәләтле ди. Бу исә баш мие тизрәк камилләшә дигән сүз.
P.S. Көннәр тагын бозылырга маташа. Шулай да, пляжга бару теләгем сүнмәде әле. Тик бу юлы инде акыллырак булырмын. Үзем генә түгел, иремне дә ияртергә исәп. Ул күләгәдә, мин кояшта кызынырмын... Алайса кара матур загар һаман да төшкә керә бит, җәмәгать...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев