Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Баланы имезлектән кайчан аерырга?

Хәзерге вакытта бу – минем өчен аеруча актуаль мәсьәлә. Безгә хәзер яшь тә ике ай, тик соскадан башка йоклап китүне һаман да күз алдына китерә алмыйбыз әле. Әле алай гына да түгел, кызым әлеге “пустыш...

Хәзерге вакытта бу – минем өчен аеруча актуаль мәсьәлә. Безгә хәзер яшь тә ике ай, тик соскадан башка йоклап китүне һаман да күз алдына китерә алмыйбыз әле. Әле алай гына да түгел, кызым әлеге “пустышка”ны дөньядагы иң тәмле әйбер дип уйлый, ахры...

Кагыйдә буларак, психолог һәм табибларның күбесе соскага карата тискәре мөнәсәбәттә. Алар фикренчә, соскага бер күнеккән баланы әлеге гадәттән аеру шактый катлаулы. Бармак суыру, тырнак ашау кебек начар гадәтләр дә нәкъ менә соска суыру нәтиҗәсендә барлыкка килә, янәсе. Әле алай гына да түгел, озак итеп соска суырган балаларның аңкаулары, тешләре дөрес формалашмаска мөмкин. Шуңа күрә әлеге “афәт”тән ерактарак торуың хәерле...
Әле дә хәтерлим: авырлы чакта әлеге сүзләр миңа шул дәрәҗәдә зур тәэсир ясаган иде ки, “балам сосканың ни икәнен дә белмәячәк”, - дип үз-үземә сүз бирдем. Тик түземлегем генә озакка җитмәде. Ашау һәм йоклаудан кала бөтен вакытын елап уздырган бала белән 15 көн мәш килгәннән соң, пустышка артыннан кибеткә йөгердем. “Ярар, соскадан зыян әллә ни зур булмас. Бала өчен иң мөһиме – сәламәт ана”, - дип юаттым үземне. Ә кибеттән кайтканда исә бөтен җаным-тәнем белән “балам соскага тиз күнексә генә ярар иде...”, - дип теләдем. Аллага шөкер, теләгем чынга ашты. Сосканы авызына алуы булды, балам тәмләп йоклап та китте.
Ничек кенә булмасын, бу эштә миңа уңыш елмайды дип саныйм мин. Ник дигәндә, күп балалар сосканың бар икәнен дә белми – авызларына каптыруга шундук төкерәләр. Аларга имидән башка берни кирәкми! Бер яктан бу яхшыдыр, әлбәттә. Тик әни кешенең нервылары өчен бу – чын мәгънәсендә җәза! Андый аналар урамга чыкканчы, кибеткә, кафе-рестораннарга барганчы мең кат уйлый. Ник дигәндә, бала елый башладымы, шундук ими каптырырга кирәк. Ә җәмәгать урыннарында бу һәрвакытта да мөмкин эш түгел. Ә соска суыручы балалар белән исә күпкә җиңелрәк – соска каптыруга акырудан шундук туктыйлар.
Хәер, сосканың яхшы ягы шуның белән бетә дә. Балага бер яшь тулганчы гына рәхәт, аннары иң читене башлана. Мәсәлән, мин инде ике ай дәвамында кызымны соскадан ничек аерырга икән дип баш ватам. Тик “соска патшасы”ның гына бер кочак тәмлешкәләре белән саубуллашасы килми. Урамдагы берәр баланыкын күрсә дә, тартып алырга гына тора. Соска – аның өчен иң тәмле әйбер. Хәтта миңа да аны кәефе булганда гына тәкъдим итә.

Шулай да, соңгы вакытта көндез соскаларны яшереп куя башладым әле. Алайса соңгы баргач, стоматолог та ачуланып кайтарды. Картаеп беткән балага һаман соска суыртам икән, янәсе.
Әлеге табибтан мин бөтенләй кәефем төшеп чыккан идем дә, тәҗрибәле әниләр миннән кычкырып көлде. “Соска суырып йөрүче 12 яшьлек бала күргәнең бармы соң?”, “Рәхәтләнеп суырып калсын, ул бит аны тынычландыра, аерырыга өлгерерсең”, -диләр. Әле алай гына да түгел, араларында баласын соскага бер яшьтә генә өйрәткән аналар да бар икән. “Малаем елак минем. Соска суырганда бераз булса да тын тора”, - дип шаккаттырды әниләрнең берсе.
Шуннан соң бераз тынычландым әле. Шулай да, “балага 1,5 яшь булгач аерачакмын”, - дип үз-үземә сүз бирдем. Тик сизәм, туган-тумача кырын-кырын карый башлады инде. Озак түзмәсләр, канәгатьсезлек белдерә башларлар, ахры...
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев