Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Бәби тапканнан соң тизрәк ябыгу серләре...

Һәрбер хатын-кыз матур, чибәр булырга омтыла. Күпләр өчен исә гүзәллек, беренче чиратта, нәкъ менә зифа буй белән бәйле. Шунысы кызык, балага узганлыгы турында белгәч, һәр хатын-кызның башыннан “ничә...

Һәрбер хатын-кыз матур, чибәр булырга омтыла. Күпләр өчен исә гүзәллек, беренче чиратта, нәкъ менә зифа буй белән бәйле. Шунысы кызык, балага узганлыгы турында белгәч, һәр хатын-кызның башыннан “ничә килограммга тазарырмын микән инде?”, - дигән уй йөгереп уза икән...

Шәхсән мин үзем “тиз арта” торган кеше. Ягъни, русчалатып әйтсәк, “склонная к полноте”. Шуңа күрә балага узар алдыннан үземне психологик яктан авырлык белән бәйле иң начар нәтиҗәгә әзерләп куйдым - бала көткән вакытта 20 килограммга артсам да (!), башымдагы бер генә чәч бөртеге дә селкенмәс иде, мөгаен.
Шулай да, сез мине дөрес аңлагыз: йөкле вакытта кул астына нәрсә эләгә, шуны ашап, “миңа ярый, мин авырлы”, - дип симереп яту түгел иде исәбем. Булдыра алганча үземне формада тотарга тырыштым. Нәтиҗәдә, 9 ай эчендә барлыгы 10 килограммга арттым. Аларның 7 килограммын бала табу йортында калдырып кайтсам, калганнары белән хушлашу өчен бераз тырышырга туры килде.
Бүген исә, “тәҗрибәле” әни буларак, гүзәл затларга йөклелек чорында үз-үзләрен формада тоту белән бәйле берничә киңәш бирергә телим.

Әлбәттә, һәркемнең йөклелек чоры төрлечә уза. Кемдер 9 ай буе токсикоздан интегә, кайсыберәүләрнең исә, киресенчә, аппетиты яхшыра. Күпләрнең ишеткәне бардыр, халык арасында шундый фикер яши: авырлы чакта җаның ни тели, шуны ашарга кирәк, янәсе. Чынлыкта исә бу алай түгел. Беләсезме, камыр ризыклары һәм баллы әйберләрнең сезгә генә түгел, карындагы балага да файдасы юк, хәтта. Шуңа күрә әлеге тәмлешкәләрне чамасын белеп кенә кулланырга кирәк.
Саф һавада озаклап җәяү йөрү сезнең организмга гына түгел, балага да уңай тәэсир итәчәк. Әгәр дә мөмкинлегегез һәм, әлбәттә, табиб рөхсәте булса, фитнес белән шөгыльләнү җаен карагыз. Йога, пилатес, төрле биюләргә йөрү сезнең тормышны тагын да ямьләнедереп җибәрәчәк. Тик шуны онытмагыз: әлеге тренировкаларның авырлы хатын-кызлар өчен махсус оештырылган булуы кирәк.
Бәби тугач исә, кагыйдә буларак, үзең турында онытып торасың. Артык авырлык исә сабыйга 2-3 айлар тирәсендә генә искә төшә. Тик ничек кенә булмасын, роддомнан кайтканның икенче көнендә пресс ясый башлау чын мәгнәсендә акылсызлык булачак! Гомумән, белгечләр бу чорда яшь әниләргә үз-үзләрен сакларга, күп вакытны бала белән бергә йоклап уздырырга киңәш итә. Ә баласын кесарев кисеме белән тапкан хатын-кызларга исә фитнес белән якынча ярты еллап шөгыльләнергә ярамый. Шулай да, артык авырлык белән көрәшүчеләр бу проблемаларны хәл итә белә. Мин – шундыйларның берсе.

Педиатрлар яңа туган сабый белән көненә ике тапкыр саф һава суларга киңәш итә. Әгәр дә ялкау әниләр саф һаваны парктагы эскәмиядә китап укып уздырса, активраклары исә Казанны (башка шәһәр, авылны...) аркылыга-буйга гизә. Шәхсән без көненә якынча 3-4 сәгатьне урамда уздыра идек. Шушы вакыт эчендә мин якынча 6-12 километр араны җәяү уза идем.
Артык авырлык белән көрәшүнең тагын бер популяр юлы – күнегүләрне балаң белән бергәләп эшләү. Аларны кайдан табаргамы? Бик җиңел... интернет челтәре шундый күнегүләр белән шыплап тулган.
Әгәр дә балагызны калдырыр кеше бар икән, рәхәтләнеп фитнеска йөрегез! Урамга йөгерергә чыгу да зыян итмәс. Ирегез белән уйларыгыз килешсә, бигрәк яхшы. Ул ял иткән көннәрдә, тыныч күңел белән берничә сәгать вакытны үзеңә багышлый алачаксың.

Менә шундый гади генә киңәшләр сезгә. Уйлап карасаң, үзеңне формада тотуның бер авырлыгы да юк! Теләк кенә кирәк.
P.S. Онытып торам икән әле: яшь әниләрнең күбесе артык авырлыкларын бала имезгән чорда югалта. Беренчедән, балада аллергия булмасын өчен махсус диетада утырырга туры килә. Икенчедән, бала үскән саен, аның организмында теге яки бу элементларга ихтыяҗ арта. Ул аларны сөт аша ала. Нәтиҗәдә, әни ябыга. Шуңа күрә ябыгуның иң җиңел ысулы – бала имезү! Кызганыч, һәркемнең дә организмы андый түгел шул...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев