Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Идеаль әни нинди була?

Әниләр көне уңаеннан шушы шактый фәлсәфи теманы күтәрергә булдым әле. Яшь әниләр барыбыз да идеаль ана булырга, баланы дөрес итеп тәрбияләргә омтыла. Сабыйның кечкенә генә уңышсызлыгында да беренче чи...

Әниләр көне уңаеннан шушы шактый фәлсәфи теманы күтәрергә булдым әле. Яшь әниләр барыбыз да идеаль ана булырга, баланы дөрес итеп тәрбияләргә омтыла. Сабыйның кечкенә генә уңышсызлыгында да беренче чиратта үзебезне гаепле дип саныйбыз, тиргибез.  Тик менә “дөрес ана нинди була?” дигән сорауга гына  барыбер җавап табылмый...

Дөресен генә әйткәндә, бу - бик күпләрнең яраткан темасы. Әни-әбидән башлап, үз гомерендә бер мәртәбә дә бала күтәреп карамаган кешеләр дә сине дөрес әни булырга өйрәтә. Балаң самолетта, поездда, башка кеше күп булган урыннарда акырып елый икән, син гаепле. Балаңа “подход” таба белмисең. “Кем инде мондый урынга бала белән килә. Өйләрендә утырсалар булмый микән?” - кебегрәк пышылдашуларны мин инде шактый ишеттем. Балага дөрес ризык ашатмау, горшокка вакытында өйрәтмәү, балалар бакчасына иртә бирүдә кайсы гына ананы гаепләмәделәр икән! Андыйлар юктыр, мөгаен. Теләсәң-теләмәсәң дә  әлеге яңа шартларга күнегергә, үз-үзеңне якларга өйрәнергә туры килә.
Көн үзәгендә булган тагын бер актуаль сорау: заманча, дөрес әни ничек яшәргә тиеш? Беренче урында балалар булсынмы, әллә инде карьера турында да уйларга ярыймы? Психологларның күбесе хатын-кызлар балалар дип кенә яшәргә тиеш түгел дип белдерә. Гомере буе баласы турында гына уйлап, алар өчен үзен корбанга китереп яшәгән ана беркайчан да бәхетле була алмаячак, янәсе. Чөнки балалар үсеп, үз тормышлары белән яши башлый. Ә ана кешенең башка максаты юк. Алга таба нишләргә? “Депрессия”, -  дип куркыта психологлар.
Аның каравы, соңгы вакытта җәмгыятьтә яңа тенденция барлыкка килде кебек. Танылган кешеләр, социаль челтәрдә блогерлар бер-бер артлы бала таба башлады. Алар бала тәрбияләүне, аларны төрле түгәрәкләргә йөртүне, камилләштерү тормышларындагы иң мөһим, кайчакта хәтта бердәнбер максат итеп күрсәтә.  Заманча ана баласы турында гына уйларга, аны һәрьяклап үстерергә, аңардан көндәшлеккә сәләтле шәхес ясарга  тырышырга тиеш.  Акча эшләү исә ир-ат эше.
Күптән түгел генә бер мәкаләгә тап булдым һәм чәчләрем үрә торды. Анда бер хатын балалар бакчаларының сабыйлар өчен ни дәрәҗәдә зур стресс булуы турында сөйли, баласын 1,5 яшьтә садикка биргән аналарны гомумән бетереп ата. “Бу рәвешле алар үз өсләрендәге җаваплылыкны белем бирү учреждениеләренә йөкли. Бала кирәк булмагач, ни өчен аны табарга?” дип өстәргә дә онытмый...
Шунысы куркыныч: яшь кызларның  күбесе әлеге популяр позицияне бердәнбер дөрес юл дип кабул итә. Күптән түгел генә бер яшь әни белән сөйләшеп тордык. Ул баласына 1,5 яшь вакытта эшкә чыгарга мәҗбүр булган, чөнки гаиләләрендә акча җитми. “Мин эшемне бик яратам. Тик балама вакытым гел калмый. Мин аны бер яхшы түгәрәккә дә йөртә алмыйм, аннан юньле кеше чыкмас инде...” – дип зарланды ул.
Ничек үз балаң турында “аннан юньле кеше чыкмас...” - дип әйтеп була? Аның нинди кеше булып үсәчәге  кечкенә чакта ничә түгәрәккә йөрүенә бәйле була алмыйдыр бит инде. Шәхсән минем фикер: баланы миллион түгәрәккә йөрткәнче, бер яхшы түгәрәккә йөртүең мең өлеш артыграк.
Гомумән, һәр бала – шәхес. Алар бер-берсеннән бик тә аерыла. Һәм һәр әни үз баласын башкаларга караганда күпкә яхшырак белә. Шулай булгач, “идеаль ана нинди була?” дигән сорауга җавап эзләү дә урынсыздыр, мөгаен.  бары тик шуны онытмыйк: кем нәрсә тели, шуны сөйләсен.
БЕЗ БАРЫБЕР ҮЗ БАЛАЛАРЫБЫЗ ӨЧЕН ИДЕАЛЬ ӘНИ...
Әниләр көне белән!!!
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев