Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кызудан лимонадлар белән котылабыз!

Ниһаять, Җәй колачларын җәеп, Кояш дустын кунакка озаккарак чакырып, безгә җылы, хәтта кызу һава торышын бүләк итте. Температура күтәрелгәннән күтәрелә бара, аның саен рекламадагы теге тәмле салкын су...

Ниһаять, Җәй колачларын җәеп, Кояш дустын кунакка озаккарак чакырып, безгә җылы, хәтта кызу һава торышын бүләк итте. Температура күтәрелгәннән күтәрелә бара, аның саен рекламадагы теге тәмле салкын сулар зур мичкәдә күз алдына килеп баса. Без кызуга озак түзмәдек, аннан тәмле лимонадлар белән котылырга булдык. Рецептларыннан күз йөртеп ал әле, дустым, алар чыннан бик тәмле килеп чыга! Ә, иң мөһиме, табигый продуктлардан ясала!

ҖИЛӘК ЛИМОНАДЫ


Ингредиентлар:
Су – 2 стакан
Шикәр – 1 стакан
Лимон цедрасы (ваклаган кабыгы) – 1 аш кашыгы
Лимон согы – 1 стакан
Җиләк – 2 стакан
Газлы су – 2 стакан
Боз, бөтнек (мята)
Әзерләү:
1. Урта зурлыктагы кәстрүлгә су һәм шикәр салырга. Кайнап чыкканын көтәргә, утны киметергә;
2. Шикәр тулысынча эреп беткәч, цедра, лимон согын кушарга. Кәстрүлне плитәдән алырга;
3. Суытырга, соңрак тар имуенлы чүлмәккә (кувшин) салырга;
4. Җиләкне блендер яки изгеч белән вакларга, кувшинга салырга. Яхшылап болгатырга да кувшинны суыткычка куярга;
5. Эчәр алдыннан лимонадка газлы су кушарга. Стаканнарны җиләк яки бөтнек белән бизәргә була.

БӨТНЕК (МЯТА) ЛИМОНАДЫ


Ингредиентлар:
Бөтнек – 10-12 яфрак
Лимон цедрасы – 1-2 чәй кашыгы
2 лимон согы
Шикәр – 3 аш кашыгы
Лайм – 1 шт.

Әзерләү:


1. Артык зур булмаган кәстрүлгә 200 мл чамасы су салып, җиңел утка куярга;


2. Суга лимон цедрасы салып, 5-6 минут кайнатырга;


3. Лимонлы суны сөзәргә;


4. Анда лимон согын, шикәр һәм вак итеп туралган бөтнек яфракларын салырга;


5. Шушы кайнатманы суытып, 1-2 сәгать төнәтергә;

6. Лимонадны салкын килеш яки боз кушып, лимон яки лайм кисәге белән бизәп бирергә була.



ГРЕЙПФРУТ ЛИМОНАДЫ


 
Ингредиентлар:
Грейпфрут согы – 1/2 стакан
Газлы су – 1/2 стакан
Чама белән шикәр яки теләсә нинди сироп
Әзерләү:
1. Грейпфрут согын газлы су белән кушарга;
2. Бераз шикәр яки сироп салырга;
3. Боз кушып, яхшылап болгатырга;
4. Грейпфрут яки әфлисун кисәге белән бизәп бирергә була.

АНАНАС ЛИМОНАДЫ


Ингредиентлар:


Ананас согы – 1/2 стакан
Лимон – 2 шт.
Йомырка – 2 шт.
Газлы су – 1 стакан
Боз
Әзерләү:
1. Йомыркаларның аксымыннан сарысын аерырга;
2. Аксымны лимон һәм ананас соклары белән кабарганчыга кадәр болгатырга;
3. Катнашманы сөзеп, аңа газлы су һәм вакланган боз кушарга;

4. Теләгән очракта лимонадка ананас кисәкләрен салырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев