Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

"Необычный Илһам" / "Сабантуй" почтасыннан/

5нче сыйныфта укучы улым бер көнне мәктәптән кайту белән үзе сүз башлады. Әйтергә кирәк - бу уку елын ул яңа мәктәптә каршылады. Сугыш чукмарлары һәм җыйнаулашып мәктәп артында сүгенә-сүгенә тәмәке та...

5нче сыйныфта укучы улым бер көнне мәктәптән кайту белән үзе сүз башлады. Әйтергә кирәк - бу уку елын ул яңа мәктәптә каршылады. Сугыш чукмарлары һәм җыйнаулашып мәктәп артында сүгенә-сүгенә тәмәке тартучы укучыларны күрергә гадәтләнгән балам, яңа мәктәбендәге "Исәнме, Айдар", "Әйдә дус булыйк!", "Без сине көтәбез, ашыкма", дип сөйләшүче сыйныфташларыннан әле дә хушына килә алмый. Менә инде уку елы тәмамланырга аз гына вакыт калды, ә ул һаман ниндидер "яңалык" алып кайта.
Бүген дә сүзебез аның сыйныфташлары турында булачагын чамаларга кыен түгел иде.
- Әнииии, ә безнең класстагы Илһам беләсеңме ни?
- Юк, белмим, улым. Каян белим инде мин?! - димичә булдыра алмадым.
- Әни, ул шундый... теге... ни..., - дию белән, әле генә тел очында торган әйтәсе килгән сүзен искә төшерә башлады. - теге... ул шундый необычный!
- Исемен әйтәсеңме? Соң сездә барысы да шундый түгелме соң? Хәдичәгез, Йосыфыгызга караганда Илһам гадирәк исем дә әле, - дип шаяртмакчы булдым. Татар исемнәренең, ЧЫН татар исемнәренең матур икәнлеге турында фикер алышып, кайберләренең мәгънәләрен дә сентябрьдә үк карап куйган идек инде. Камила, Камиль, Карина кебек исемле сыйныфташлардан соң яңа мәктәбендәгеләренең исемнәре - улымның исе киткән беренче нәрсәсе шушы иде.
- Юк, әни, исеме түгел. Ул, беләсеңме, ул шундый күп укый!
- Менә ансы чынлап... необычно икән. Сез дә үткән темаларның, өйгә кушылганнарның барсын да укырга тиеш тә бит. Ул менә, улым, молодец. Кат-кат укый, дәрескә яхшылап әзерләнә, - дидем мин, сүзнең ни хакта баруын үземчә аңлап.
- Юк, әни. Ул бит дәреснекен укымый. Ул бит әллә нинди китаплар укый. Бүген укыган китабы шундый кызык иде бугай, тәнәфес саен шкафчикларыбыз янына йөгереп чыкты да, дәрескә звонок булганчы ике-өч битне шалт. Артыннан карап тордык.
- Карап-нитеп йөргәнче, үзеннән ник сорамадыгыз? "Ни укыйсын син, Илһам, безгә дә күрсәт әле?", диясегез калган.
- Сорадык. Ул кул гына селтәде дә, тагын чапты. Шкафчигының ишеген дә ябып тормый - шуның янында басып торып укый. Китабы да калын. Русча бугай. Исеме истә калмады, но точно русча.
- Сез күбрәк нәрсәгә шаккаттыгыз соң? Кеше китап укымый тормый инде, улым. Бигрәк тә әнисенең сүзләрен тыңлаганнар укый, ялкаулар - укымый, - дип төрттердем елмаеп кына.
Инде берәр ай элек район китапханәсеннән аңа дип алган китапка ишарәләп тә торасы булмады - малай сүзнең ни хакта икәнен шундук аңлады.
- Ну, әниии...
- Миңа китапны тапшырыр вакыт җитә, син әле бер битен генә укыдың түгелме соң?!
- Берне түгел, берничәне, - дип, үзенең шаяруыннан канәгать калып, елмайды улым.
- Шулайдыр, әнә, тузаны да ничек тигез яткан, - диюем булды, икәүләшеп берьюлы пырхылдап көлеп җибәрдек.
Улым ул яктан гел үземә ошаган - юмор хисеннән мәхрүм түгел. Җитди генә конфликтларны да шаян сүз белән чишкәлибез.
- Юк, әни, барыбер необычно бу Илһамның шулай постоянно китап укуы, име. Ул бит, әни, представляешь, ашханәгә барабыз (яңа мәктәптә "столовая" сүзе "ашханә"гә әйләнде, ииии, сөенгәннәрем), ә ул китабын тотып бара. Шул ашаган арада да укый. Мәктәп артына чыксак та, китап алырга онытмый. "Әйдә, мин дә сезнең белән уйныйм", дип чыга да, китабын ачса - всё! Оныта. Аңа туп бирсәк, тупны да китап укый-укый тибәр иде, дип көлдек малайлар белән. Шуңа күрә аны командага алмыйбыз. Без  уйныйбыз, ул - укый. Әле кемдер күргән, беркөнне әтисенең машинасыннан төшү белән, мәктәпкә керешли, китабын укый-укый килгән. "Илһам, на ходу укысаң, директор апага бәреләсең бит!", дип көлгәннәр кызлар да. Необычно бит, име, әни?
Чынлап, уйга калдым. Ни укырга була ул шулай йотлыгып? Әле бит уку елы дәвамында ди. Минем үземә дә кызык була башлады хәзер. Улым әйтмешли, "необычный Илһам" хәйран гына күңелемнән чыкмый йөрде ул кичне.

Ата-аналар җыелышына мәктәпкә килергә чыкканда, башымда сыйныф җитәкчесеннән, җаен туры китереп, Илһам турында, аның ата-анасы турында сорашасы булыр, дигән уй бар иде инде. Үзеннән-үзе җае да табылды - иртәрәк килеп җитеп, сыйныфка кергәндә, җыелышка килүчеләрдән мин беренчесе булдым. Шунда ук исәнләшеп, аны-моны сөйләшкәннән соң, укытучыдан җайлап кына теләгәнемне сорашырга җөрьәт иттем.
"Улым Илһам турында һаман сөйли. Дуслар ахрысы",  дия-дия, төп сорауга күчтем. "Күп укый, дип шакката улым. Ниләр укый ул?", - дип булдыралган кадәр гади генә сорап куйдым.
Укытучы да артык катлауландырып тормады.
- Әйе, Илһамыбызга китап җене кагылган. Тиздән "Война и мир"га күчәр ахры,  дип куйды.
Минем күзем эреләнгәнне күреп, сүзен дәвам итәргә булды. Шаярган булган икән.
- Илһамнарның гаиләсендә биш бала. Ул берүзе шундый китап корты. Әти-әнисе - мөселман (мин моңа кадәрге җыелышларда игътибар да итмәгәнмен икән!). Илһам белән "Болай ярамый, йөреп укымыйлар! Сак булырга кирәк!", дип сөйләшү уздырган идем, "Өйдә укырга ярамый", ди. Мөселман китапларын гына рөхсәт итәләр икән. Ә бала сәяхәтчеләр, пиратлар турында укырга ярата. Мин дә бу хәлдән чыгу юлын тапмадым әле - алай аягүрә укуына эчем поша, әлбәттә. Ләкин бөтенләй укыма, дия алмыйм. Начарлык та түгел бит. Киресенчә, тәнәфес саен, нинди тәнәфес кенә, дәрестә дә телефон, планшет уйнап утырырга хәйләсен тапкан балаларга караганда, китап укуы хәерлерәк бит.
- Ә ул мөселман китаплары дигәннән, ярамый торганнарын түгелдер бит? - дигән сорау үзеннән-үзе ычкынды авызымнан.
- Юк, юк. Борчылмагыз. Гаиләләре бик яхшы, балалары тыйнак, ата-аналары чын мөселман. Ансы өчен иманым камил. Тик балага пират ише, әшәке сүзле һәм гамәлле китапларны тыялар. Ә Илһам акыллы бала, ул андыйны укыса да, нәрсә яхшы, нәрсә начарны бик әйбәт аера белә, миңа калса. Аның өчен дә җавап бирә алам. Бала шулай уйдырма дөньяга чумып аладыр, минемчә. Зыянлы түгелдер дип уйлыйм.
Чыннан да уйга калырлык. Кемдер баласының кулына яхшыдан-яхшы китап тоттыра, "укы инде" дия-дия ялына. Шулай да укуга тартылмый баласы. (Бусы минем турында инде). Ә кемдер, киресенчә, тыя, рөхсәт итми. Шулай да балалары җаен таба, яраклаша, ничек итсә итә, йотлыгып укый! Моны берни белән дә аңлатып булмыйдыр, бу - бары очраклылык. Шулай да, бүгеннән улыма китар укуны тыям әле! Бәлки, рөхсәт булмагач, кадере артып китәр. Шаярам, әлбәттә. Кызык, ә телефон һәм планшетын вакытны бер дә чикләмичә бирсәм, күпмедән соң туеп ташлар икән?!
Фирая, Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев