Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ничек тыныч булырга?

Бу пандемия дигәннәре тормышыбызны үзгәртте дә куйды. Моңа кадәр бер-берсен бик сирәк – көнгә нибары берничә сәгать (кайбер гаиләләрдә минут кына) күргән гаилә әгъзалары тәүлек буе “бер казанда кайный”...

Бу пандемия дигәннәре тормышыбызны үзгәртте дә куйды. Моңа кадәр бер-берсен бик сирәк – көнгә нибары берничә сәгать (кайбер гаиләләрдә минут кына) күргән гаилә әгъзалары тәүлек буе “бер казанда кайный”.

Ата-аналар өйдә эшләп, балаларын өйдә укытырга мәҗбүр. Еш кына таныш әниләрдән: “Балам мине чыгырымнан чыгара, укыйсы килми, ничек тыңлатырга? Тизрәк мәктәптә дәресләр башлансын иде”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ерак барасы да түгел, күрше фатирдагы бала белән ана арасындагы тавышка соңгы ике атнада улым да, мин дә ияләшеп беттек.

Әнисенең: “Дәресеңә утыр”, - диюенә улы ничек кенә җавап бирми?! Ишеткәннәрдән чәчләр үрә торырлык. Әлбәттә, әни дә җавапсыз калмый - кычкырып улын сүгәргә керешә. Күпмедер вакыттан соң шушы “әңгәмәгә” әтиләре кушыла. Ахыр чиктә бала еларга керешә. Күрәсең, әтисе кул күтәргәч, әни кеше баласын яклап чыга, ир белән хатын арасында тагын ызгыш башлана...

Бу ситуацияне ничек тәртипкә салырга соң? Кем хаклы? Гаиләдәге тынычлыкны ничек саклап калырга? Бу сорауларга психолог Гөлүсә Ахунова җавап бирә.

Әти-әниләргә карантин чорында үз-үзләрен ничек тыныч тотарга?

Һәркемнең карантинга карашы төрлечә. Кемдер депрессиягә бирелә, кемдер ‒ паникага. Иң мөһиме ‒ бу вакытта үзеңне кулга ала белергә кирәк. Позитив уйлар, китаплар, фильмнар, гаилә белән бергә булып, күмәк башкара торган шөгыльләр, кул эшләре – болар барысы да кешене тынычландыра.

Өйдә уңай мохит булдыру өчен нишләргә?

Уңай мохит булдыру иң беренче чиратта әти-әнидән тора. Рәхәтләнеп бала белән аралашу, аның киләчәккә хыяллары белән кызыксыну, һәр эшне бергәләп башкару – болар барысы да уңай мохит булдыру чаралары. Бергәләп кул эшләре башкарырга, китап укырга, тәмле ризыклар әзерләргә, төрле тәҗрибәләр ясарга мөмкин. Бала яхшырак укысын дисәгез, аның өчен эш урыны булдыру мөһим. Компьютер каршына мәктәп формасын киеп утырса, тагын да яхшы.

Ата-аналар бу чорда нәрсәгә аеруча игътибар итсен?

Хәзерге балаларның күбесе үзсүзле, әмма бу гаеп түгел. Алар ‒ яңа чор балалары. Шуңа да әти-әнигә бу очракта сабыр булырга һәм проблемалы очракларны тыныч кына хәл итәргә кирәк.

Нәрсәгә игътибар итәргә, дигәндә, берничә киңәшем бар:

- Баланың фикерен тыңлап бетерергә.

- Кычкырмаска, әмма үз фикереңне җиткерергә.

- Аның уй-фикерләрен, кемнәр белән аралашуын белеп торырга.

- Баланың иң ышанычлы, якын дусты булырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев