Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

«Йөрәктән - йөрәккә» күчкән могҗиза! /фоторепортаж/

Яңа ел якынлашкан саен, без могҗиза-тылсымга тагын да ныграк ышана башлыйбыз. Шулай булмый ни: ап-ак кар, Кыш Бабай һәм Яңа ел бәйрәме бары шатлык-бәхет кенә алып килә бит! «Йөрәктән - йөрәккә» дип ат...

Яңа ел якынлашкан саен, без могҗиза-тылсымга тагын да ныграк ышана башлыйбыз. Шулай булмый ни: ап-ак кар, Кыш Бабай һәм Яңа ел бәйрәме бары шатлык-бәхет кенә алып килә бит! «Йөрәктән - йөрәккә» дип аталган хәйрия проектының гала-концерты да мөмкинлекләре чикле балаларга бәхет һәм елмаю бүләк итте.

Казанның «Әкият» Балалар үзәгендәге чараны Татарстанның Мәдәният министрлыгы оештыра. Бәйрәмгә балалар йортлары, интернатлары, коррекцион мәктәпләр һәм тернәкләндерү үзәкләреннән балалар чакырылган. Алар арасында Казанның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен булган 172нче мәктәптә укучылар да бар иде. Анда начар күрүче һәм күрмәүче укучылар белем ала. Алар арасында 3 сыйныф укучысы Ярослав Попков та бар.
– Татарстанның Күрмәүчеләр җәмгыяте безне еш кына төрле чараларга чакыра, бүләкләр тапшыра. Мәктәбебездә начар күрүче һәм күрмәүче балаларның ялын да оештыралар. Музыка, ритмика, рәсем, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки балаларыбыз җәмгыятькә яраклашырга тиеш. Аларның башка балалар белән һәрвакыт элемтәдә булуын телибез, – ди Ярославның әнисе Оксана Попкова.
Ярослав дәрестән буш вакытларында йөзү белән шөгыльләнә икән. Су спорты төрләре сараена йөри торган малай тиздән йөзү ярышларында да катнаша башлаячак. Аларның тренерлары мөмкинлекләре чикле булган балалардан торган төркем җыйган. Махсус билгеләнгән вакытта, бер кеше дә комачауламаган чакта шөгыльләнәләр икән.
Ярослав сыйныфташлары – Ислам Хәйретдинов һәм Ранель Гыймадиев белән бергә йөзү, физкультура белән шөгыльләнә, уйный. Тиздән Ярослав белән Ранель үз мәктәпләрендә баянда уйнарга өйрәнә башлаячаклар икән.

Мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәкләренә, медицина учреждениеләренә чиратсыз кабул итәләр. Балалар республкиа клиника хастаханәсендә дәвалану алучы Ярославка хәзер көндезге стационарда да чират тизрәк килеп җитә икән.

Максат бер генә


Мондый концертны «Әкият» сәхнәсендә беренче тапкыр оештырулары. Чараны оештыручыларның берсе, аккордеончы Алмаз Әхмәтҗанов: «Әгәр концертка килгән балаларның өчесе генә булса да елмайса, безгә бу бик рәхәтлек бирә. Безнең төп максатыбыз – һәр бала биредә үзенә охшаган шөгыльне тапсын иде», – ди.
«Йөрәктән – йөрәккә» проекты 2017 ел башында старт ала. Шушы вакыт эчендә республикада һәвәскәр һәм профессиональ артистлар белән берлектә берничә дистә чара уза. Гала-концертта да җыр-биюләр белән бергә балалар фокусник, жонглерлар, аниматорлар чыгышын, сабын күбеге шоуын да күрде. Балалар янына кунакка Кыш Бабай да килде. Бәйрәм ахырында һәркем үзенең яшьтәше әзерләгән бүләк белән кайтып китте.


Хәйрия чараларының ни икәнен белеп үсәләр


«Йөрәктән – йөрәккә»дә чыгыш ясаган Татарстанның атказанган артисты, ике бала әнисе Алинә Шәрипҗанова хәйрия концертларында актив катнаша.
– Шушы проект дәвамында без үзенчәлеге булган балалар тәрбияләнгән күп кенә учреждениеләрдә булдык. Быел бик күп очрашулар булды, бик күп яшь түгелде. Чөнки бу балаларның күзләре беркемне дә битараф калдырмый. Безнең чыгышлар балаларның йөрәгендә ялкын кабыза һәм аларда өмет уяна. Мин һәрвакыт өмет белән яшим. Хәйрия чараларында катнашу – ул кешенең үз-үзен камилләштерү күрсәткече дә әле. Син кешегә, үзеңә бер нәрсә дә таләп итмичә, игелек кыласың икән, димәк, синең күңелең моңа үсеп җиткән һәм нәрсә беләндер бүлешү – үзе зур бәхет, – ди җырчы.

Алинә Шәрипҗанованың балалары да хәйрия концертларына әнисе белән йөри. 4, 5яшьлек малае Әмир белән 2,7 яшьлек Альмира да әниләреннән калышмый.
«Йөрәктән – йөрәккә» проекты озын гомерле булырга охшый. Аны киләсе елда да дәвам итәчәкләр. Концертка килгән һәр бала бүләк белән кайтып китте. Бу сюрпризны сабыйларга Казан сәнгать училищесы, Казан халык сәнгать һөнәрчелек техникумы студентлары, халык һөнәрчелеге остазлары ясаган.
Татарстанның Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова:
– Әлеге хәйрия проекты бер еллык чараларны үз эченә ала. Алар барысы да мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә. Без мөмкинлекләре чикле, социаль яктан якланмаган балалар тәрблияләнгән балалар йортлары, приютлар, тернәкләндерү үзәкләренә барабыз. Бу проектта бары тик волонтерлар һәм ирекле булышучылар катнаша. Бу, чыннан да, бушлай проект. Безнең катнашучылар чыгышлары өчен бер тиен дә акча алмый. 2018 елны Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Волонтерлар һәм ирекле булышыучылар елы итеп игълан итүе шатландырды. Без бу теманы инде күптәннән башлап җибәрдек. Без Казандагы учреждениеләрнең барысында да диярлек булдык. Киләсе елда республкиа районнарына чыгарга да җыенабыз.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев