Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

146 лицейның бәхетле кызлары!

Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы лицеенда укучы кызлар бәхетле. Ни өчен дисезме?

Чөнки аларны технологиядән Мәрсилә Габделганиева укыта. Ә Мәрсилә ханымга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Пешерә, тегә, чигә, кул астында булган әйберләрдән матур эшләнмәләр ясый, костюмнарның модельләрен дә үзе уйлап таба. Җитмәсә, әлеге эшләрне кызларга да өйрәтә. Лицейның технология кабинетына килеп кергәч, үзеңне  икенче бер дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Монда иҗади мөхит. Парталарга тегү машиналары тезелгән, ә диварларда тегелгән әйберләр урнаштырылган, шкафта төрле халыкларның милли костюмнары урын алган, ә кабинетның икенче өлешендә аш-су бүлмәсе. Анда кызлар технология дәресләрендә аш-су серләренә төшенә икән. Төрле милли ризыклар әзерләп, сыйныфташларын, укытучыларын да сыйларга өлгерәләр.

«Мин кечкенәдән тегәргә яратам. Казанның 70 нче мәктәбендә укыганда, тегү түгәрәгенә йөрдем. Укытучым Клара Калимулловна безне күп әйбергә өйрәтте. Мәктәпне тәмамлагач ательеда  тегүче булып эшләдем һәм Мәскәү Җиңел промышленность институтында укыдым. Соңрак ателье җитәкчесе булырга насыйп булды» – дип яшьлек елларын искә төшерә Мәрсилә ханым.

Сезгә дә, җитәкче ханым мәктәптә ничек укытучы булып эшли башлады икән дигән уй килдеме?  Баксаң, кызы укырга кергәч, Мәрсилә апа да кызыма җиңелрәк булыр дип мәктәпкә эшкә урнаша. 2-3 ел эшләрмен дә аннары, яңадан иске эшемә кайтырмын дип уйласа да, мәктәп атмосферасы Мәрсилә апаны үзенә гашыйк итә. Менә инде 32 ел  146 лицейда  технология укытучысы булып эшли. Үзе белгәннәрне үсеп килүче буын укучыларына да өйрәтә. Мәрсилә ханым тыйнак кына булса да, үз-үзенә бик җаваплы. Кабинеттагы чисталык, пөхтәлек, тәртип турында әйтеп тә торасы түгел. Аның кызыксынучан, эзләнүчән булуын, киштәдәге китаплар, журналлар дәлилли. Ә эскәтер, тәрәзәдәге челтәрләр – барысы да аның иҗат җимеше.

Мәрсилә Габделганиева – белем йорты өчен чын хәзинә. Төрле чара-концертлар дисеңме, ярыш-олимпиадалар – берсе дә Мәрсилә апаның ярдәменнән башка үтми. Ул сәхнә костюмнарын тегә, милли бизәкләр белән бизи. Әле яңа гына  укучылар белән Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-атлар өчен бәйләвечләр тегә башлаганнар. Бу эштә лицейның һәр укучысы үзеннән өлеш кертә. Өлкәннәр көненә дә, ветеран укытучыларга үз куллары белән ясалган брош-чәчәкләр бүләк иткәннәр. «Безнең лицейдан кунакларның өзелгәне юк. Илебезнең төрле регион-шәһәрләреннән даими укытучылар белем тупларга дип безгә еш килә. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз. Ә килгән бер кунак та буш кул белән  китми. Укучылар үз куллары белән теккән, ясаган әйберләрне бүләк итәбез» – ди Мәрсилә ханым.

Кызларны тегү эшенә ничек җәлеп итәсез, ничек кызыксындырасыз, дигән сорауга Мәрсилә ханым, икеләнмичә:

– Укытучы үз эшенең фанаты булса, укучыларны да үз эшенә алып кереп китә ала. Шул чакта нәтиҗәсе дә була», – дип җавап бирде оста куллы мөгаллим.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев