Афәрин, 5 нче гимназия!
«Сабантуй» журналы редакциясе бүген Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә кунакта булды.
Укучылар белән якыннан танышып, «Алма» төркеменнән шәп концерт бүләк иттек. 2025 нче елның беренче яртыеллыгында гимназиядән 208 укучы «Сабантуй» журналын алдырса, икече яртыеллыкка 235 укучы «Сабантуй»ны сайлады. Афәрин, Яшел Үзән! Афәрин, 5 нче гимназия!
Журналның баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова очрашуда альтернатив язылу оештырган 5 гимназиягә рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Беренче рәхмәт сүзләребез язылуны оештыруда актив эш алып барган, балаларда татар матбугатына кызыксыну уяткан, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүдә саллы өлеш кертүче хөрмәтле укытучыларга. Икенче рәхмәтебез балалары татар телендә укысыннар, өстәмә белем алсыннар дип, «Сабантуй» журналын яздыручы әти-әниләргә. Һәм әлбәттә, иң олы рәхмәтебез Сезгә, укучылар! Журналның киләчәге ул – басманы укучы балаларда. Сезнең кебек милли җанлы укучылар булган да журналның да киләчәге өметле! Яшел Үзән шәһәренең 5 гимназиясе директоры Гүзелия Нуриевага, чараны оешгыруда ярдәм иткән директор урынбасары Зөлфирә Сәләховага да рәхмәтебезне юллыйбыз!».
Шулай ук, тулы сыйныф белән Сабантуйны алдыручы сыйныфларга өстәл уеннары белән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Менә алар:
• 2 «В» сыйныфы ( сыйныф җитәкчемсе: Чупакова Руфия Рәфис кызы)
• 3 «А» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Шәгиахметова Алсу Рәмис кызы)
• 3«Б» (сыйныф җитәкчесе:Бикмуллина Рәмилә Гарифулла кызы)
• 4 «В» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Гайнуллина Илүзә Ильяс кызы)
• 5 «А» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Нәҗипова Тәнзилә Марс кызы)
• , 5 «В» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Сәләхова Зөлфирә Үрнәк кызы)
• 6 «Б» сыйныфы (сыйныф җитәкчесе: Абзалина Лилия Рәфис кызы).
Укучылар «Алма» төркемен җылы кабул иттеләр. Кушылып рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Мондый очрашулар дәвамлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев