Әниемә хат!
Әни — һәр бала өчен иң кадерле, иң ягымлы кеше.
Әниләр көне уңаеннан журналыбыз укучылары арасында «Әниемә хат» дигән бәйге игълан итәбез!
Бәйгедә һәр бала үзенең әнисенә рәхмәт сүзләрен, күңел җылысын, матур теләкләрен хат рәвешендә җиткерә ала.
Катнашу шартлары ✍
☑️ Хатны 7-12 яшьлек бала язган булырга тиеш.
☑️ Текстның күләме — 1 биттән артык түгел.
☑️Хат кулдан язылган яки электрон форматта (Word, PDF һ.б.) булырга мөмкин.
☑️ Хат ахырында баланың тулы исеме, яше, яшәү урыны (район/шәһәр), мәктәп исеме күрсәтелергә тиеш.
☑️ Эшләрне 10ысыннан 27 ноябрьгә кадәр sabantui@bk.ru адресына юлларга кирәк.
☑️Катнашучы «Сабантуй»ның телеграм каналына язылган булырга тиеш: t.me/sabantuyj
Иң ихлас хатлар журналыбызның март санында урын алачак 💓
Һәр номинациядә редакциядән бүләкләр каралган:
🧡«Иң йөрәккә үткән хат»
💙 «Иң кызыклы хат формасы»
💛 «Иң матур кулъязма»
Хатларыгыз әниләр йөрәген җылытыр, ә безнең журнал битләрен нурландырыр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев