Айсылу Лерон кыш белән хушлашырга ашыкмый

Бүген Айсылу Лерон иртә таңнан үзен үзе ачуланган. 
 
Кыштан – язга күчкән чор, һәркем өчен дә четерекле вакыт. Бигрәк тә балалары булган әниләр өчен. “Баланы ничек киендерергә? Урамда җылы микән? Юка киенсә, туңар, калын киенсә, тирләр, – дип борчыла алар. Мондый проблема белән бүген өч бала әнисе Айсылу Лерон да очрашкан.
– Балаларны бакчага озаткан идем, күпмедер вакыттан соң автоняня шалтырата: “Балалар тиргә баткан, җиңелрәк киемгә күчәргә кирәк”, – ди. Менә шундый инде мин. Кыштан соң тиз генә язга күчә алмый интегәм. Балаларның демисезон курткаларына карыйм да , “тукта, боларны кияргә иртә бит әле” дип, шкафтан чыгармыйча торам. Уф, нишләп шундый куркак булырга инде! Имеш, салкын тиюе бар. Соң тирләгән баланың чирләп китү ихтималы да зуррак бит, – ди Айсылу.

Дуслар, ә сез язга күчеп беттегезме әле?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: