Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.

«Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды. Дәрес-очрашуда танылган язучы, шагыйрь, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов булды. Zoom платформасында үткәрелә торган бу онлайн-очрашуга Татарстанның төрле районнарыннан мәктәп укучылары кушылды. Казан шәһәренең 62 нче, 103 нче мәктәпләре, Арча районныннан Түбән Аты һәм Шурабаш мәктәпләре, Мамадыш районыннан Үсәли, Никифорово һәм Югары Ушмы мәктәпләре, Кукмара районыннан Зур Сәрдек һәм Туембаш мәктәпләре, Яшел Үзәннән Урысбага һәм Олы Ачасыр мәктәпләре, Алабугадан – Морт, Кайбычтан Кошман мәктәбе, Биектаудан бертуган Максудилар исемендәге 5 нче мәктәп, Сарманнан Зур Нөркәй мәктәбе, Нурлаттан 1 нче мәктәп, Минзәлә шәһәре гимназиясе, Әлки районының Базарлы Матак гимназиясе укучылары  һәм укытучылары катнашты.

Очрашу Галимҗан абыйның балачак истәлекләрен барлау белән башланып китте. Әдип Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, 1974-1979 елларда Казан дәүләт университеттында белем алган. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый. Студент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908–1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмәтен яза.

Галимҗан абый озак еллар «Сабантуй» газетасында редколлегия әгъзасы булып тора. 1995 елда Галим Әсәнов исеме астында аның нәниләргә атап язылган шигырьләре тупланган «Гөрләвек – Ручеек» исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән китабы дөнья күрә. Аннан соң ел саен диярлек балалар өчен шигырь җыентыклары басылып тора. Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999), «Алдакчы тукран» (2003) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана.

Онлайн-очрашуга кушылган укучылар да әдипнең иҗаты белән якыннан таныш булып чыкты. Берсеннән-берсе кызыклы сораулар бирделәр. Мәктәптә укыганда "икеле" алганыгыз булдымы? Туган ягыгызны сагынасызмы? Әсәрләрегездәге геройлар тормыштан алынганмы? Әсәрләрегезне төштә күреп язганыгыз бармы? Сорауларның ниндиләре генә юк! Мондый очрашу Галимҗан Гыйльмановның да күңеленә хуш килде. “Бик кызыклы ысул уйлап тапкансыз. Ничәмә-ничә мәктәп  берьюлы бер мәйданда язучы белән очрашып аралаша ала. Татар әдәбиятына кызыксыну уятуда бик кулай алым. Дәвамлы булсын!” – дигән теләкләрен җиткерде.

Укытучылар да мондый очрашуларның, авыллар өчен кирәкле булуын ассызыклый. “Авыллардагы кечкенә мәктәпләргә танылган шәхесләрне еш чакырып булмый. Ә монда кунак белән күзгә-күз карап аралашкан кебек. Бик зур рәхмәт!” – ди Яшел Үзәннең Урысбага мәктәбе укытучылары.

Иң актив укучыларга кунагыбыз бүләкләр дә алып килгән. Иң күп сораулар әзерләгән Мамадыш районының Үсәли мәктәбе укучыларына Галимҗан абый үз кулъязмасы белән “Фил төшкә сыймый” дигән китабын бүләк итте. Язучы укучыларга иҗади бирем дә әзерләгән иде. Укучылар “капка”  символын кулланып кыска гына эссе, очерк язарга тиешләр. Иң уңышлы башкаручыга  “Илекәй батыр" дип исемләнгән миф, легенда һәм риваятьләргә нигезләнеп язылган әкиятләр китабын бүләк итәчәкбез.

Мондый әдәби очрашуларга башка укучыларыбызны да көтеп калабыз. Очрашуга кушылу өчен телеграм каналга  кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев