Балалар татар артистлары белән бер сәхнәдә җырлый

13 ноябрь көнне "Әкият" концертлар залында"Җырла, бие, изгелек кыл" дигән хәйрия чарасы уза.
clipboard38


"Җырла, бие, изгелек кыл" - хәйрия чарасы - озак вакытлар хастаханәдә дәваланучы балалар һәм аларның әти-әнисе өчен зур вакыйга. Һәр сабый өчен өлкәннәр тарафыннан ярдәм һәм игътибар тою бик мөһим.
Концертның иң дулкынландыргыч мизгеле хастаханәдә ятучы балаларның һәм татар эстрадасы җырчыларының бер сәхнәдә чыгыш ясавы булыр дип көтелә. Балалар һәм ата-аналар артистлар белән бергә мәхәббәт һәм бәхет турында җыр башкарачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак:  "Татар- информ"нан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    117
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    293
    0
    3