Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы гаджетлар тәэсиреннән ничек «коткарырга»?

Биш ел элек мәктәп укучыларының компьютер колына әйләнеп баруы турында чаң суксак, хәзер балаларны гаджетлардагы мультфильмнан тартып ала алмыйбыз.Сабыйларның планшет колына әверелүендә, беренче чират...


Биш ел элек мәктәп укучыларының компьютер колына әйләнеп баруы турында чаң суксак, хәзер балаларны гаджетлардагы мультфильмнан тартып ала алмыйбыз.



Сабыйларның планшет колына әверелүендә, беренче чиратта, әти-әниләр үзләре гаепле. Көне буе телефоннан «чыкмаган» әти-әнисен күргән бала тагын нишләсен? Элек баланы тынычландыру өчен уенчык бирсәләр, хәзер – телефон. Бала мультфильм карый, ата-аналары үзләре дә социаль челтәрләрне «штурмлый».
Психологлар фикеренчә, баланы кече яшьтән кул астына керергә өйрәтергә кирәк.
1. Мәсәлән, кухняда кайнашасы булса, күп әниләр балаларына мультик куеп калдыра. Янәсе, борчып йөрмәсен. Бу – хата. Сабыйны кечкенәдән эшкә өйрәтергә кирәк. Бу вакытта аларның оту сәләте көчлерәк. Аның белән бергә бәрәңге әрчергә,  савытлар юарга мөмкин.
2. Көннәр буе өйдә ятып нишләргә белмәгән балага, билгеле, планшеттагы мультфильм кызыклырак. Шуңа күрә аның белән саф һавада күбрәк йөрергә тырышыгыз. Яшьтәшләре белән уйнау мөмкинлеге тудырыгыз.
3. Ничек кенә булмасын, замана ыргылып алга барган дәвердә, баланы гаджетлардан бөтенләй мәхрүм итү дөрес түгел. Шуңа күрә аның режимын билгеләргә кирәк. Бер гадәткә керсә, сабыегыз мультфильм вакытын үзе көтеп торачак. Әмма ул көненә 15-20 минуттан артмасын.
Галимнәр фикеренчә, гаджетлар балаларны тәрбияләргә дә сәләтле. Мәсәлән, мультфильмнар карап алар рус сүзләре ота, санарга, төсләр аерырга өйрәнә.

Чулпан ШАКИРОВА
Чыганак: "Интертат" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев