Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бездә толерантлык бармы?

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә барлык кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше — ул укы...

16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне. Әлеге төшенчә барлык кешегә дә таныш булмаска мөмкин. Тик аның мәгънәсе кешелек җәмгыятенең үсеше өчен бик әһәмиятле булып тора. Заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә.
Нәрсә соң ул толерантлык? Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма би­релгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түзем­лелек. Ә чит телләр сүзлегендә “толерантлык – чит фикерләргә һәм чит диннәргә карата тү­землелек” дип бирелә.
0a60063a7c28f80f
Бу сүзне ике төрле контекстта карарга мөмкин: беренчедән, толерантлык ул — кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәф­катьле булу. Икенчедән, толе­рант­лыкны икенче милләт вәкил­ләренә, чит дин кешелә­ренә, яки аерылып торучы башка тагын шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин.
Бүген Җирдә 3 мең төрле милләт вәкиле яши. Русия Федерациясе — иң зур күпмилләт­ле ил, иле­бездә 166 милләт исәпләнә. Үткә­небез, бүгенгебез, киләчәге­без) — һәркайсы Вата­ны­быз­ның язмышы белән тыгыз бәй­ләнгән. Туган илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына халыкларның берләшүе, бөек, иҗади максатлар тирәли туплануы җәһәтеннән Русия һәрчак көчле булды. Туган илгә сөю, милли тарихка, ата-бабалары­бызның хәрби каһарманлыгына, хезмәт казанышларына ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр гасырлардан-гасырларга тапшырылып килә. Мондый күчәки­лүчәнлек — дәүләтчелегебезнең ныклы таянычы, ил алдында торган мөһим, әһәмиятле бурыч­ларны үтәүдә уңышка ирешергә булышлык итә.
Күпмилләтле Башкортстанда төрле милләт һәм дин вәкилләре гасырлар дәвамында бер-берсен хөрмәт итә, дус һәм тату яши. Республикадагы иминлек ул — милләтләрнең килешеп яшәве­нең күркәм бер үрнәге.

 
Чыганак: "Кызыл таң" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев