«Әбием киңәшләре»

Бәйге
«Әбием киңәшләре»
Дустым! Әбиең, дәү әниең сине нинди матур сүзләр әйтеп иркәли, нинди киңәшләрен бирә? Әбиеңне бөтендөньяга танытасың киләме?
Моның өчен:
- 2022 елның 1 декабрына кадәр әбиеңнең киңәшләре турында инша яз яки әбиеңне видеога төшер.
- Әлеге видеоны яки иншаны һәм «Сабантуй» журналына 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен sabantui@bk.ru адресына җибәр.
Видео һәм инша номинациясе буенча өч җиңүчене истәлекле бүләкләр көтә. Барлык катнашучылар электрон сертификат тапшырылачак.
Бәйгедә 7-13 яшьлек балалар катнаша ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.