Эсперанто теле
Кешеләр күптән бер-берсен аңларга теләгәннәр. Шуның өчен аларга бердәм бер тел кирәк булган. Йөздән артык телләр уйлап чыгарылган, ләкин аларның күбесе уңайсыз булган.Эсперанто телен Польша табибы Люд...
Кешеләр күптән бер-берсен аңларга теләгәннәр. Шуның өчен аларга бердәм бер тел кирәк булган. Йөздән артык телләр уйлап чыгарылган, ләкин аларның күбесе уңайсыз булган.
Эсперанто телен Польша табибы Людвиг Заменгов 19 гасырда ясаган.
Яшь чакта кечкенә Людвиг Белосток шәһәрдә торган. Шул вакытта бу шәһәрдә күп төрле халык яшәгән, аларның арасында алманнар, поляклар, урыслар, яһүдиләр һәм башкалар. Бу кешеләр һәрберсе үз телендә сөйләшеп күп бәхәсләшкәннәр.
"Нигә алар һәр вакыт бәхәсләшәләр, бәлки бер берсен аңламыйдыр?"- дип уйлаган кечкенә Людвиг. "Бер теле булса иде аларга уңайлырак булыр иде. Үскәч мин шундый телне ясаячакмын" - дип уйлаган бу бала.
Гимназиягә кергәч ул Латин вә Грек телләрен өйрәнә башлаган. "Нигә кешеләргә бу иске телләрне өйрәнеп сөйләшергә башламаска?"- дип уйлаган Людвиг Заменгоф.
"Өр-яңа телне уйлап чыгарырга кирәк. Бу тел бер халыкның гына булмас, ә һәммә кешеләрнеке булыр" - дип үз-үзенә сүз бирә.
Шулай итеп, ул яңа телне ясый башлый, әмма аның грамматикасы бик авыр булган һәм сүзлеге дә бик калын булып чыккан.
Әле бала булган чакта, ул үзе француз һәм алман телләрен өйрәнгән. Ләкин инглиз телен 5 сыйныфта өйрәнә башлагач, Людвиг бу телнең җиңел грамматикасыннан хәйран калган.
"Димәк җиңел грамматикадан да фикерләрне сөйләргә була икән" - дип уйлаган бу акыллы бала. Шуннан ул үз телленең грамматиканы кыскартып куйган. "Һәм сүзлекне дә кыскартырга кирәк" - дип уйлаган ул. Шундый уйлар белән йөреп, ул бер вакыт "ШВЕЙЦАРСКАЯ", "КОНДИТЕРСКАЯ" язуларны күргән булган. Шул чакта аңа 17 яшь булган. "Сүзләрне "-СКАЯ" кебек кушымчалар белән үзгәртергә була бит" - дип уйлаган ул. "Шулай булса бик күп сүзләр дә кирәк булмас" - дип үз- үзенә әйткән Людвиг.
Ниһаять 1878 елда "Lingwe universala" , ягъни, "универсаль теле" әзер булган. Бу яңа тел турында ул үз гимназиядәге иптәшләренә сөйләгән. Алар бу универсаль телне бик тиз өйрәнгәннәр һәм сөйләшә дә башлаганнар.Ләкин гимназияне бетереп, барысы да өйләренә кайтканнан соң бу телен онытканнар.
Мәскәүдә һәм Варшавада 6 ел Людвиг табиб һөнәренә укыган. Шул вакытта ул үзе ясаган телен ташламаган, эшен дәвам иткән. Күп еллар үткәч, ул тагын милләтара телнең уку китабын язган. Бу китапның исеме - "Lingvo Internacia". Үз исемен язасы килмәгәч ул D-ro Esperanto дип язып кына куйган гына.
Беркемнең да бу китапны бастырып чыгарасы килмәгән. Людвиг Клара Сильберникка өйләнгән. Клараның әтисенә бу китаб бик ошаган һәм ул акчаларын биреп, бу уку китабын бастырып чыгарган. Людвиг Заменгоф үз китбын күп кешеләргә, университетларга җибәргән. Эсперанто теле үз гомерен башлаган.
1905 елда Франциядә беренче дөнья Эсперанто-конгрессы үткән. Людвиг Заменгоф бу конгресста зур кунак булып катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев