Футболны кайчан уйный башлаганнар? - Ник? Нигә? Ник алай?


Футбол – туп белән уйный торган иң борынгы спорт уеннарының берсе. Дөньяның төрле илләрендә футбол бик күп тамашачыларны җыя. Аны һәр илдә һәр милләт төрлечә, үзеннән нәрсәдер өстәп уйный.
Беренчеләрдән булып футболны инглизләр уйный башлый. Бу уен турында Кытай чыганакларында да искә алына.
Безнең эрага кадәр XI гасырда “цуцзю” (“Аяк белән этү”) дигән уен сугышчыларны әзерләү буенча мәҗбүри программага кертелә. 2004 елда: “Кытайча футбол уйнау – уенның иң борынгы варианты булып тора”, – дип игълан ителә.
2500 еллар элек аны борынгы Грециядә һәм Италиядә уйнаганнар. Грециядә бу уен ”туп өчен көрәш” дип аталган.
Без белә торган футбол Англиядә барлыкка килгән.
1896 елда Афинада футболның күрсәтмә уеннары узган. 1900 елда футбол Олимпия уеннарына кертелгән.
1930 елдан футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрелә башлый.
Россиядә беренче рәсми матч 1897 елның 24 октябрендә үткәрелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.