Сабыегызны көненә ничә тапкыр кочаклыйсыз?

Баланы еш күтәреп йөрсәң яки кочагыңнан чыгармасаң, аны "бозарга" була дигән фикерне ишеткәләргә туры килгәндер. "Әни малае/әти кызы үстерәсең бит!" - дип йөдәткән берәр туганыгызга хәзер курыкмыйча әйтерлек дәлилегез бар!
Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә кочаклашуның бала үсеше өчен бик мөһим икәне ачыкланган.
 

КОЧАКЛАШУ БАШ МИЕ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ!


Current Biology журналында басылган әлеге тикшеренүне АКШның Огайо штатында, Колумбус шәһәренең гомумилли хастаханәсендә үткәргәннәр.

125 сабыйның реакциясен өйрәнеп, галимнәр түбәндәге нәтиҗәгә килгән: кочаклашу кечкенә баланың баш миендә аерым бер хис уята. Ул социаль һәм эмоциональ элемтә булдыру, шулай ук нерв системасының вакытында үсеш алуы өчен кирәк.


Яңа туган сабыйның күрү системасы формалашып бетмәгәнлектән, ул кагылуларга, тавышка таяна.

 
Нәниләрнең төрле кагылуларга реакциясен белү өчен галимнәр аларның баш миен тикшергән.

Баланың әти-әнисе яки якыннары белән бәйләнеш ешрак булган саен, реакция көчлерәк сизелгән һәм киресенчә.


Тикшеренүче-галимнәрнең берсе, доктор Натали Майтре болай ди:
«Йомшак кына тәнгә тән кагылу - әти-әниләрнең сабыйлары өчен эшли алган иң гади, шул ук вакытта иң мөһим нәрсәләрнең берсе».
 
Чыганак: AdMe.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    242
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    401
    0
    3