Гел “5”ле билгеләренә генә укыр өчен ничек тукланырга?
Туклану белән сәламәтлек тыгыз бәйләнештә. Борынгы Кытай философы Конфуций язган: "Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, туклану режимы да даими түгел икән, эшне дә чамадан үз өстенә ала икән, ул...
- Туклану белән сәламәтлек тыгыз бәйләнештә. Борынгы Кытай философы Конфуций язган: "Әгәр кеше үзенең ялын тәртипсез үткәрсә, туклану режимы да даими түгел икән, эшне дә чамадан үз өстенә ала икән, ул кешене авыру үтерәчәк."Сәламәт булыр өчен дөрес тукланырга кирәк. Борынгы римлылар: "Без ашар өчен яшәмибез, ә яшәр өчен тукланабыз" дигән.
Дөрес туклану кагыйдәләре белән танышыйк:
Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш.
Шул очракта яшь организмның үсеше һәм сәламәтлелеге өчен кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленергә тиеш.
Ризык кабул итүдә режим булу мөһим.
Иртәнге ашыгыз калорияләргә бай булсын. Моның өчен төрле ярмалардан ботка (боткага тавык ите, сыр өстәлсә тагын да яхшырак), йомырка, эремчек ашагыз. Атна буена иртән дөге, кукуруз, тары, солы, карабодай боткалары ашарга мөмкин.
Солы боткасы иртән ашалса яхшырак, чөнки андагы артык калорияләр көн дәвамында юкка чыгачак. Ә менә манный боткасын ашамыйча да торып була. Анда файдасыз булган калорияләр күп. Төрләндерү өчен генә булса, манный боткасын калдырырга кирәк.
Төшке аш, гадәттә, яшелчә салатыннан башлана. Аннан соң, кайнар аш килә.
Үсмерләр өчен итле шулпалар сөт һәм яшелчә ашлары белән алыштырылса яхшы. Шуннан соң, аксымнарга бай балык яисә ит ризыклары бирелә. Гарнир һәр көнне төрләндерелергә тиеш. Бәрәңге, кызыл чөгендер, кишер, суган һ.б. яшелчәләрне дә даими кулланырга кирәк.
Кичке әбәт эремчек, кефир, йогурт яки оеган сөттән тора. Укучы көненә кимендә 50 грамм эремчек ашарга тиеш.
“Кичке аш итле ризыклардан тормаса яхшырак”,- дип киңәш итә диетологлар. Кич винегрет яки берәр төрле җиңел салат ашарга мөмкин.
Йокларга ятарга 2-3 сәнгать кала ашауны туктатыгыз. Йоклар алдыннан ачыгу сизсәгез, бер стакан катык яки кефир эчеп куярга була. Көнгә кимендә 4 тапкыр ашарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Флагман өчен маяк
30 ноябрьдә Мәскәүдә «Иң күп укучы төбәк» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды, анда быел илебезнең барлык өлкәләре дә катнашты.
5800 -
Яктылык таратучы карт турында әкият
Борын-борын заманда ук түгел, әмма безнең көннәргә кадәр берничә гасыр элек булган ди әлеге вакыйгалар. Бик калын, зур, кара урман уртасында бер карт яшәгән ди. Монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләмәгән ул, исемен дә белмәгән. Үзен белә белгәннән биредә, киек-җанварлар, урман кошлары, шүрәлеләр янәшәсендә яши икән. Колач җитмәслек йөзьяшәр имән куышы аның йорты, урман уртасыннан челтерәп агучы кечкенә инеш эчәр суы, табигать нигъмәтләре ашар ризыгы, биредәге барлык җан иясе аның дуслары булган. Җәнлекләрне бик яраткан, кайгырткан, хәтта аларның телләрен дә белгән бу изге күңелле карт. Тирә-юньдәге татар авылларына барып, кайвакыт кешеләр белән аралашкаларга яраткан шаян шүрәлеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Алар аша урман читендәге тормыш турында да белгән ул. Тик, никтер, урманнан чыгарга батырчылыгы җитмәгән. Аның янында Кәҗә белән Сарык та яшәп киткәннәр әле. Аларның бүреләрне куркытып, боткаларын ашап, юлларын дәвам итүләре булган. Киң күңелле карт, аларны күреп, үзенең өенә дәшкән. Карт янында яшәп, инешнең шифалы суларын эчеп, сусыл үләннәр ашап, җәй буе кунак булганнар алар. Карт укымышлы Кәҗәдән хәрефләр танырга, язарга өйрәгән. Чөнки Кәҗә авылда яшәгәндә Гали белән дус булып, белемгә өйрәнгән булган. Картка кунаклары белән бик күңелле булган, әлбәттә. Тик алар, кышкы суыклар башлану белән, кире авылга кайтып киткәннәр ди. Нишләсен, карт кабат үзе генә калган. Тик күңелсезләнмәгән ул. Ауга киткән җәнлекләрнең балаларына күз-колак булып торган, нәни шүрәлеләрне тәрбияләгән. Нәниләр аны бик яратканнар, чөнки карт төрле әкиятләр, кызыклы уеннар уйлап чыгарырга бик оста булган. Көннәрдән беркөнне аның башына бу әкият-шигырь, уеннарны язып барырга кирәк дигән уй килгән. Кәҗә өйрәткән хәрефләрне искә төшереп, чыра белән каен тузына яза башлаган. Аны бик кызыксынып күзәткән нәни җәнлекләр дә, аннан күреп, рәсемнәр төшерә башлаганнар. Бу эш барысына да бик ошаган.
6600 -
Татар басмаларына язылу дәвам итә!
Менә шундый дус, тату, милли җанлы алар - Казан шәһәре Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары!
4500
Нет комментариев