Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Җибәрегез аларны»: бала тәрбияләүдә 7 зур ялгыш

Балаларын гел кайгыртып, аларның эшләренә катнашып торучы әти-әниләр, әлбәттә, моны яратудан эшли. Ләкин кайвакыт бу кирәгеннән артык була һәм балаларга мөстәкыйль булып үсәргә, тормышта үз урынын таб...

Балаларын гел кайгыртып, аларның эшләренә катнашып торучы әти-әниләр, әлбәттә, моны яратудан эшли. Ләкин кайвакыт бу кирәгеннән артык була һәм балаларга мөстәкыйль булып үсәргә, тормышта үз урынын табарга комачаулый.

Джули Литкотт-Хеймс үзенең «Җибәрегез аларны» («Отпустите их») дигән китабында әти-әниләрнең артык яратуы нинди нәтиҗәләргә китерүе турында яза. Түбәндәге 7 пунктта дөрес булмаган тәрбия ысуллары карала.

1.​ Үзләре янәшәдә булганда гына, балага куркыныч янамый дип уйлау


Кайбер әти-әниләр балаларын урамга үзләрен генә чыгарып җибәрә һәм көне буе кайда уйнаганнарын да белми. Ә башкалары баланың һәр адымын контрольдә тота. Балага куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтәсе урынга, алар аны дөньядан чикли. Мондый бала киләчәктә тиз генә ориентлаша, буш вакытын планлаштыра алмый, гел кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ булып үсә.

2.​ Бик еш мактау


Тиешле мактау сүзләрен ишетү балага да, олы кешегә дә рәхәт. Ләкин кайбер әти-әниләр баланы кирәксә-кирәкмәсә, юк кына әйберләр өчен дә бик еш мактый башлыйлар. Гел макталып үскән бала, зур үскәч, аның бар эшләгәне дә дөрес һәм яхшы дигән фикер белән яши. Бу аңа эшкә урнашкач та комачау итәчәк. Чөнки ул һәрвакыт узенә игътибар һәм югары бәя көтәчәк. Бала үзен яратуларын белеп үсәргә тиеш. Ләкин чама да белергә кирәк.

3.​ Баланы үзләре теләгән спорт түгәрәгенә бирү


Кайбер әти-әниләр баланы түгәрәккә вакытын файдалы үткәрсен дип түгел, ә ниндидер дәрәҗәләргә ирешсен өчен бирәләр. Мәсәлән, аның танылган теннисчы, футболчы, йөзүче, фигуралы шуу остасы булуын телиләр. Ләкин кече яшьтән бер төр спорт белән генә шөгыльләнү организмның тигез үсмәвенә, имгәнүләргә тиз бирешүенә китерергә мөмкин. Зур спортка эләгү җиңел түгел, димәк, гади балачак турында онытырга кирәк булачак.

4. Бала уеннарына катнашу


Уен мәйданчыгына баргач, ата-аналар баланың башкалар белән дус-тату уйнавын, кеше әйберенә тимәвен күзәтеп торалар. Читтән караганда, әти-әниләр бер-берсе белән уйнарга килгән кебек тоела. Бала мөстәкыйльлеккә өйрәнми. Зур үскәч, чит кешеләр белән әңгәмә кору да авыр булачак аңа. Балалар мәйданчыгы – нәниләрнең төп аралашу урыны. Алар анда яшьтәшләре белән үзен ничек тотарга, төрле конфликтлы очракларда нишләргә кирәклеген өйрәнә. Балалар үзләре күңел ача һәм килешә белергә тиеш.

5. Өй эшләре эшләүне контрольдә тоту


Әти-әниләр балаларын мәртәбәле уку йортына кертү турында уйлап, кечкенәдән аның укуына басым ясыйлар. Башлангыч сыйныфларда ук репетиторга йөртәләр, һәрбер өй эшен 5лелек эшләтү өчен тырышалар. Шулай итеп, баланың киләчәген үзләре билгелиләр. Бала үсеп, кайчан һәм ничек мөстәкыйль кеше булырга, биремнәр эшләүне планлаштыра белергә, һөнәр сайларга өйрәнергә тиеш соң, дигән сорау туа.

6. Мәктәптә бала өчен кул эшләнмәләре ясау


Мондый күргәзмәләр баланың иҗади сәләтен ачу, вак моториканы үстерү, нәрсәдер эшләп, аның нәтиҗәсен күрсәтә белү максатыннан чыгып оештырыла. Ә кайвакыт әти-әниләр барысын да үзләре эшләп, бала процесста катнашмый да кала. Әлбәттә, олылар нәрсәнедер яхшырак башкарырга мөмкин. Ләкин балалар өйрәнергә тиеш һәм аларны өйрәтә белергә дә кирәк.

7. Үскәч тә, балаларга, баласытып карау


Ата-анага бала һәрвакыт бала булып калса да, артык кайгырту ардыра. Бигрәк тә әти-әниләрнең үзләрен. Аларның үз тормышларына вакытлары да калмый. Шуңа баланы үз вакытында олы тормыш диңгезенә җибәрә белү дә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев