Игътибар – балалар!


Ике атна дәвамында юлдагы балаларга карата аеруча игътибарлы булырга кирәк: 20 майдан – 2 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” дип исемләнгән профилатик чара уза.
Максаты нидә? Уку елы тәмамланыр алдыннан уздырыла торган традицион чара балалар һәм үсмерләрнең юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүен кисәтү, аларның юлда иминлек кагыйдәләре буенча осталыкларын арттыру максатыннан үткәрелә.
Ниләр булачак? “Игътибар – балалар!” чарасы кысаларында Татарстанның Дәүләт автоиспекциясе төрле чаралар оештыра. Аерым алганда – транспорт чарасында балаларны йөртү кагыйдәсенең үтәлеше; җәяүлеләргә юл бирмәүче машина йөртүчеләргә карата профилактик чаралар; яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру буенча акцияләр; мәктәпләрдә юл сагындагы инспекторлар катнашында әти-әни җыелышлары уздырылачак. Моннан тыш балалар һәм үсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуын кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр ярдәмендә, тәртип бозу фактлары белем бирү оешмаларына юллана, шуның буенча профилактик эш алып барылачак.
Нишләргә? Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучы барлык кешене дә аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
– Һәр әти-әни баласының иминлеген җитди рәвештә кайгыртсын, аларны үзләрен генә куркыныч янаган урыннарда, шул исәптән юл буйларында калдырмасыннар иде, – ди юл сагындагылар. – Балаларны транспорт чарасында йөртүгә карата аеруча игътибарлы булсак иде: кагыйдә буенча 7 яшьтән өлкән балаларны куркынычсызлык каешы ярдәмендә генә эләктерү рөхсәт ителсә дә, без махсус креслоларга утыртырга киңәш итәбез.
Истә тотыгыз! Балалар – юл хәрәкәтендә иң аз якланган катнашучылар. Аларның иминлеге безнең кулларда!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.