ЯҢАЛЫКЛАР
Кагыйдәләр яңара
Балаларны оешкан төстә автобуста йөртү кагыйдәләре яңара.
Балаларны оешкан төстә автобуста йөртү кагыйдәләре яңара. Россия премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы карарга кул куйган. “Большая перемена РФ” телеграм-каналы хәбәр итүенчә, хәзер балаларны яше 10 елдан арткан автобусларда да йөртергә мөмкин булачак. Иң мөһиме – транспортта иминлек каешлары булсын. Әлеге документ 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Белгечләр әйтүенчә, Россиядәге автобусларның биштән дүртесе 10 яшьтән узган. Ә статистика иминлекнең транспорт яшенә бәйле булмавын күрсәтә. Транспортның техник торышы күпкә мөһимрәк, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев