Хокукларны хәбәр итәчәкләр

Дәүләттән сезгә нинди социаль ярдәм тиешле? Бу турыда беләсезме? Юк икән, Дәүләт хезмәтләре порталына кереп карагыз. Хәзер анда теркәлгән һәр кешегә аңа тиешле ярдәм төрләре буенча мәгълүмат булачак. Быелның 1 декабреннән шундый закон гамәлгә керде. Моңа кадәр мохтаҗ кеше үзе белешеп йөрмәсә, социаль ярдәм турында белми дә калырга мөмкин иде. Хәзер исә барысы да башкача. Дөрес, әлегә мәгълүмат бирү системасы тулы көченә эшли башламаган. Ләкин ел ахырына кадәр барысын да тәртипкә китерергә вәгъдә итәләр. Ә 2021 елдан чат-бот аша сорауларга җавап алып булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.