Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Онытылмас очрашу

«Рубин» уенчылары Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы кунакханәдә яшәүче балалар өчен тренировка уздырды.

«Рубин» уенчылары «Дом вдали от дома» гаилә кунакханәсендә футбол  буенча мастер-классы үткәрделәр. Кунакханәдә Республика балалар клиник хастаханәнәсендә дәвалану алучы сабыйлар гаиләләре белән яши.
Балалар «Рубин» футбол клубының яшьләр составы уенчылары 17 яшьлек Богдан Хәйруллин, 18 яшьлек Артем Горностаев һәм хатын-кызлар командасының төп составы уенчысы 23 яшьлек Ксения Кулиничтан профессиональ футболчы тормышының үзенчәлекләре турында сораштылар. Иртән сәгать ничә торалар, көненә ничә тапкыр күнегүләр ясарга кирәклеге, ничек тукланырга кирәклеге турында сораштырдылар.  Аннары балалар җиңелчә генә тренировкада катнаштылар. Уенчылар төрле футбол буенча күнегүләрне күрсәттеләр, тактик уен нигезләренә, пенальти нечкәлекләренә һәм команда рухын күтәрү серләрен сөйләделәр. «Балалар спортчыларны тиз генә җибәрергә ашыкмады. Истәлеккә фотога төштеләр, автограф алдылар. Ә ахырдан балалар «Рубинчылар» дан татлы «фуршет» белән сыйланды.  Бу очрашу балаларның да, әти-әниләрнең дә күңелләрендә озак сакланыр» - ди Казан шәһәренең «Семья вместе» хәйрия фондының кунакханә җитәкчесе Юлия Маркова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев