«Сабантуй»лы балачак ничек истә калды?
10 нчы июль көнне Татмедиа бинасы янындагы Фестиваль бульварында балалар өчен шәп бәйрәм үткәрдек. Бәйрәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләве белән ачылып китте. “«Сабантуй» журналы да, «Салават күпере» журналы да классик кәгазьдә чыга торган журналлар гына түгел. Бу журналлар әти-әниләр, балалар белән бик тыгыз элемтәдә тора, бергә эшлиләр, зур милли тәрбия алып баралар», – диде ул кунакларны бәйрәм белән котлап.
«Безнең «Сабантуй»га быел 101 ел, «Салават күпере» исә 35 яшен тутыра. Менә, ниһаять, җәй дә башланып китте һәм биредә төрле чаралар сезоны ачылды, беренче бәйрәм ул – шушы Сабантуй. Алда әле безне тагын бик кызыклы чаралар көтә”, – диде бәйрәм белән котлап «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.
«Салават күпере» журналы филиалы җитәкчесе Зиннур Хөснияр «Сабантуй» журналын “изге журнал” дип атады.
«Дөресен генә әйткәндә, «Сабантуй» кебек журнал дөньяда юк, ул берәү генә. Сабантуй бәйрәме дә шулай ук берәү генә. «Сабантуй» журналының зур тарихы бар, башта ул «Яшь Ленинчы» газетасы булып чыга иде. Ул Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев кебек язучыларны дөньяга чыгарган. Безнең буын да шушы журнал белән тәрбияләнеп үскән. 101 ел эчендә ничә буын татар баласын дөньяга чыгарган, аң-белем биргән, шуңа мин «Сабантуй» журналын «изге» дип атыйм», – дигән сүзләр җиткерде Зиннур Хөснияр.
Бәйрәм «Сабантуй турында сөйлим» сәнгатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү белән башланып китсә, икенче өлешендә милли уеннар, җыр-бию, лотерея, китап ярминкәсе, аквагрим, «Балама» остаханәсеннән мастер-класслар үтте.
“Сабантуй” журналының 2025 елгы тышлыкларында чыккан балалар бәйрәмне бизәде. Шулай ук төрле номинацияләр буенча әлеге сәләтле балаларны бүләкләдек.
- “Иң иҗади гаилә” номинациясендә “Бәхетдин” төркеме – Камил, Рамил, Марсель Бахлар
- “Иң сөйкемле башкаручы” – Аделина Мифтахова
- “Иң харизмалы башкаручы” – Әмирхан Мөбәракшин
- “Иң креатив төркем” – “Әллүки төркеме”
Бәйрәмнең махсус кунаклары – Казан балалар филармониясе һәм танылган җырчы, Казан шәһәр филармониясе солисты Гөлназ Гафурова үзләренең искиткеч моңлы җырларын бүләк иттеләр!
“Мирас” бию төркеменең дәртле биюләре берәүне дә битараф калдырмады!
Бәйрәмнең иң “тәмле”өлеше әлбәттә туңдырма белән сыйлану. Йөздән артык бала “Әлбәттә” татарча туңдырмасы белән сыйланды. Әлеге мөмкинлекне бүләк иткән Айгөл Нурисламовага рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бәйрәм бер сулышта узды да китте. Ә кунакларыбыздан килгән матур теләкләр безне ел дәвамында әле яңа эшләргә канатландырып торыр:
“Барлык нечкәлекләре дә уйланып төзелгән программалы искиткеч бәйрәм өчен бик зур рәхмәт сезгә! Күңелле дә, файдалы да (мастер-класс, иҗади номерлар, матур китаплар, истәлекле бүләкләр) бәйрәмнән балалар да, без – өлкәннәр дә шатланып, сөенеп, күтәренке кәеф белән таралыштык. Бәйрәмне уздыруга чын күңелдән әзерләнеп, күп көч куйган ачык йөзле оештыручыларыбыздан аерыласы да килмәде. Бик зур рәхмәт сезгә! Сезгә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телим. Киләчәктә дә яраткан журналыбыз белән бергә булырга, аралашып һәм күрешеп яшәргә насыйп булсын иде.”
“Биииик матур бәйрәм оештырдыгыз! Бик зур рәхмәт сезгә! Исән-сау эшләгез, укучыларыгыз күүүп булсын Баларны шатландырган савабын Аллаһы Сезгә меңе белән кайтарсын! Һәр туган көнгә шатланып яшәргә насыйп булсын!”
“Бүгенге искиткеч матур бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбезБалаларның күңелен күреп, аларны уйнатып, җырлатып, биетеп, бүләкләр белән сөендереп кайтардыгыз. Исән-сау эшләгез, журналны укучылар күүүп булсын. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга зур көч куясыз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев