Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуйның 100 дусты»

Мәктәп-гимназияләр өчен «Сабантуйның 100 дусты» дигән бәйге игълан иткән идек. Бәйгенең шартлары буенча, мәктәп белән «Сабантуй» журналына 2025 елның беренче яртыеллыгына 100 укучы язылырга тиеш иде.

Беренче кубокка Казан шәһәренең 11 нче татар гимназиясе лаек булды. Кыска гына вакыт аралыгында 100 укучы “Сабантуй” журналына язылды. Афәрин, 11 гимназия! Айгөл Госманова җитәкчелегендәге әлеге белем йорты белән безнең редакция күптәнге дуслар! Алар безнең тугры укучыларыбыз, бәйгеләрдә актив катнашып, иҗат җимешләрен даими җибәреп журналда басылучылар. Татар теле укытучылары Зөләйха Хафизова балаларны матбугатка җәлеп итүдә бик зур эшләр башкара. Әлбәттә, каләм чарлаучы укучыларны туплап махсус түгәрәк алып баруы да мактауга лаек. Сер түгел, соңгы вакытта  андый иҗади түгәрәкләр белем йортларында сирәк алып барыла башлады, китап укуга, матбугатта басылуга  балаларны җәлеп итү кыенлашты. Ә Зөләйха ханым кызыксындыруның берсеннән-берсе кызыклы алымнарын кулланып, әле башка милләт укучыларын да татар газета-журналларыга  җәлеп итә белә.

Ә икенче кубокка Яшел Үзән шәһәренең 5 гимназия ия булды. Биредә дусларыбыз 100 генә түгел, ә 200 дән артып китте. Балаларны кызыксындырып, әти-әниләр белән аңлату эшләре алып баруның, ягъни зур эшнең нәтиҗәсе. Бу эшләрнең асылында әлбәттә, гимназия директоры Нуриева Гүзәлия һәм  укытучылар коллективының тырышлыгы ята. Гимназиядә озак еллар эшләүче  директор урынбасары Зөлфирә Сәләхова телебез сагында торучы мөгаллим. Татар телен саклауга, укучыларда кызыксыну уятуда аңа тиңнәр бар микән? Ул Яшел Үзәндә бер генә дисәң дә хата булмас. Тынгылык белмәс Зөлфирә Үрнәк кызы ару-талуны белми эшли, башкаларны да үз эшенә  илһамландыра белә. Мондый мөгаллимнәребез булганда, милләтебезнең киләчәге – укучылар ышанычлы кулларда!

Ә безнең бәйгегә килгәндә, ул әле дәвам итә. Сабантуй кубогына ия булучы мәктәп-гимназияләр әле тагын булыр дип уйлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев