Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале бөтен Россияне колачларга тиеш

Татарстанның Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов шулай дип саный.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленә югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, фестиваль хәрәкәте – ул республиканың зур байлыгы.

«Ул уникаль, чөнки анда, яшәү урынына һәм гаиләсенең финанс хәленә карамастан, теләсә кайсы талантлы бала үз көчен сынап карый ала. Республиканың барлык район башлыклары проектның гаять зур мәдәни әһәмиятен билгеләп үтә һәм костюмнар тегүгә, башка чыгымнарга бик теләп акча бүлеп бирә. Чөнки без фестивальнең күпмилләтле мәдәният дәрәҗәсен күтәрүен, аның иң яхшы традицияләрен саклавын һәм ныгытуын аңлыйбыз", - дип үз фикере белән уртаклашты Анатолий Иванов.

Ул әйткәнчә, фестивальгә безнең төбәктә дә, аннан читтә дә тиңнәр юк. Анатолий Иванов сүзләренә караганда, проект туктап калмасын өчен аңа алга таба үсү мөмкинлеге бирергә кирәк.

«Фестиваль Татарстан кысаларына гына сыймый. Чөнки ул зона этаплары, суперфиналлар һәм гала-концертлар гына түгел. Ул үз эшчәнлеген ел дәвамында башкара, яшь талантларга шәһәр һәм республика мәйданчыкларында үз сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Минем уйлавымча, фестиваль бөтен Идел буен колачларга тиеш, бөтен Россияне дә бәлки», - дип саный Анатолий Иванов.

Фестиваль Балалар иҗаты аша төрле халыкларның милли сәнгатен үстерү белән дә үзенчәлекле.

«Балалар бик теләп татар, рус, башкорт, удмурт, мари, чуваш һәм башка халыкларның җыр-биюләрен башкара. Шул ук вакытта аларның номерларына аерым образлар, матур костюмнар булдыралар. Бу факт быелгы Россиядә Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елында үзенчәлекле төсмер ала", - дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, быел проектның сайлап алу турлары Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әгерҗедә, Чистайда, Арчада, Лаешта, Иске Чүпрәле авылында узды инде. Йомгаклау зона этабы шушы көннәрдә Яшел Үзәндә уза.

9-13 апрельдә сайлап алу турлары финалистлары КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексы һәм «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә суперфиналда очрашачак. Гадәттәгечә ул 22 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында зур Гала-концерт белән тәмамлана.

Сайлап алу турлары кысаларында зоналарда түгәрәк өстәлләр уздырылды. Анда сайлап алу комиссиясе әгъзалары проектта катнашучыларның барлык номинацияләрендә дә педагоглар белән очрашты, шул исәптән «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре. Остазлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Фестиваль хәрәкәте кысыларында мондый очрашулар – инде күптәнге матур гадәт. Моннан тыш, Россия сәнгать осталары балалар өчен традицион мастер-класслар да уздырды.

Фестиваль хәрәкәте ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев