Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шундый «Сабантуй» (Газета-журналга 100 яшь!)

Галимҗан Гыйльмановтан котлау шигыре.

Шундый «Сабантуй» – 
Мәйдан түгәрәк.
Өлкәннәр дә бар, 
Балалар – күбрәк!

Шундый «Сабантуй» –
һәр җирдә ярыш.
һәр бала – матур,
һәр бала – тырыш!

Шундый «Сабантуй» – 
Кем генә чыдар? –
Малайлар, кызлар
Мәйданга чыгар.

Монда җыр, шигырь,
Әкият тә бар.
Һәркем җанына 
Җылы сүз табар!

Бәйрәм түрендә
Сөлге-әләмнәр.
Канат кирәкме?
«Каурый каләм» бар!

Үсәргә канат
Кирәк, бик кирәк!
Кем басып тора
Анда читтәрәк?

Шәвәли ләса
Серле елмая!
Гүя әйтә күк:
«Син дә елмай, ә?!»

Фәнсөяр йөри
Мәсьәлә чишеп.
Шундый «Сабантуй» – 
Гыйлемгә ишек!

Шундый «Сабантуй»,
Шундый шәп бу көн!
«Каләмдәшләр»нең 
Бәйрәме бүген.

Бу туй Казанның 
Матур төшендә.
Алиш елмая 
Мәйдан эчендә.

«Салаватиклар»
 Чакыру алган,
Сабан туеның 
Йөз яше тулган!

Бүген – чын бәйрәм,
Дәртле, шаян туй!
Үзе журнал ул, 
Үзе – «Сабантуй»!

Фото: Рамил Гали. Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев