Татарстан бакчаларында кабат ясле төркемнәре эшли башлый


Билгеле булганча, Татарстанда 3 яшькәчә сабыйлар өчен балалар бакчалары юк диярлек. Тик быел исә барысы да тамырдан үзгәрәчәк. Республикада хатын-кызлар соравы буенча, 3 яшькәчә балаларны бакча белән тәэмин итү буенча махсус программа тормышка ашырыла башлаган.
Бу турыда Татарстан Дәүләт Советында узган җәмәгать тыңлаулары вакытында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.
- Быел өч яшькә кадәрге балалар өчен садикларда 2 меңнән артык урын булдырылачак, - дип ассызыклады ул.
Бу максатка барлыгы 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2019 елның башында милли программа кысаларында төзелгән 2 бакча үз эшен башлап җибәргән инде. Алдагы ярты елда Казанда – 10, Чаллыда – 6, Әлмәт һәм Түбән Камада – 2 шәр, Алабуга, Азнакай, Минзәләдә, Лаеш, Кайбыч, Нурлат һәм Питрәч районнарында - 1шәр бакча ачылачак.
2021 елга исә балалар бакчаларында урыннар белән 1,5-6 яшьлек 15 мең (!) бала тәэмин ителергә тиеш.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.