Төзүчедән сора!

Яшь татарстанлыларны шул исемдәге балалар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Әлеге бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә. Анда катнашучылар, ягъни төзелеш тармагы белгечләренә сорау бирүче балалар, меңнән арткан. Бәйгенең максаты – балалар һәм үсмерләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру. Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала.
Бәйгене оештырырга Россиянең Төзелеш министрлыгы, иҗтимагый төзелеш оешмалары һәм тармакны үстерү институтлары ярдәм итә. Чара Россиядә «Балачак унъеллыгы» кысаларында үткәрелә торган чаралар планына кертелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сорауларга Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җавап бирәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен текст рәвешендә яки видеосораулар кабул ителә. Аларны жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяли:
1. Иң үзенчәлекле текст рәвешендәге сорау;
2. Иң үзенчәлекле видеосорау;
3. Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау.
Сораулар 2022 елның 20 июленә кадәр конкурсның рәсми бите аша: http://я-строительбудущего.рф/konkurs. бүлегендә кабул ителә.
Бәйгегә нәтиҗә август башында ясалачак. Җиңүчеләр төзүчеләр көнен бәйрәм итү вакытында бүләкләнәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.