Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Унике таяк" уенын уйнап карагыз әле

“Без балачакта....” Әби-бабайларыгызның шулай дип башланып киткән хикәятләрен тыңлаганыгыз бармы сезнең? Ул хикәятләр арасында кичләрен җыелышып, урамнарда, елга буйларында, болынлыкта, тау битләрендә...

“Без балачакта....” Әби-бабайларыгызның шулай дип башланып киткән хикәятләрен тыңлаганыгыз бармы сезнең? Ул хикәятләр арасында кичләрен җыелышып, урамнарда, елга буйларында, болынлыкта, тау битләрендә төрле уеннар уйнаганнары турындагылары да бардыр, әйеме? Алар шулкадәр кызыклы һәм мавыктыргыч булган, йокларга вакыт җиткәч, әти-әниләр балаларын көч-хәл белән өйгә дәшеп кайтара торган булганнар.
Әби-бабайларның балачакта уйнаган уены белән таныштырабыз. Уйнап карагыз әле – ошаса, бу хакта безгә дә язып җибәрегез.
Унике таяк
Уенда өч һәм аннан артык кеше катнаша ала. Бүкән өстенә таяк куела. Тактаның бер башына 10-15 сантиметр озынлыктагы 12 таяк салына. Шуннан соң уйнаучылар санамыш ярдәмендә “гөрләүче” сайлыйлар. Ул берәр багана яисә өй помагына барып “гөрли”. Калганнары кача. Качучыларның берсе тактаның икенче ягына басып, таякларны күккә чөеп китә. “Гөрләүче” килеп таякларны тактага тезә кала, шул арада уенчылар кайсы-кая яшеренә. “Гөрләүче” эзләп йөргәндә, берәрсе килеп, тактадагы таякларны һавага чөйдереп җибәрә алса, “гөрләүче” үз урынында кала. Әгәр ул  тактага басарга ирек куймыйча, барлык уенчыларны да табып яисә күреп, тактага таягы белән сугып чыга алса, яңа “гөрләүче” сайлана.
Безымянный

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев