Яңа мода - спиннер: нәрсә ул?

Әле кайчан гына балалар арасында төрле төстәге вак резинкалардан беләзекләр үрү модада иде. Бүген яшүсмерләрнең башка кызыксынулары – авызларында бер сүз – спиннерлар.

Кызым спиннер алыйк әле дигәч тә, гаҗәпләнеп калдым. Баксаң, ул әлеге дә баягы безгә Америкадан килгән заманча уенчык икән.
Подшипникны хәтерләткән кечкенә генә спиннер үз күчәре тирәсендә әйләнә, шуңа карап балалар рәхәтлек ала. Үзара кемнеке озаграк әйләнә дип ярышалар, спиннерны бармакта, тездә, маңгайда, хәтта борында да әйләндерәләр. Кыскасы, кем ничек булдыра ала, шулай шаккатыра. Бу уенчыкның төрлесе бар. Агачтан, тимердән, пластмасстан ясалганы да. Төренә карап бәяләре дә аерыла. Иң арзаны – 140 сум. Кыйммәт дигәне 3000 сумга җитәргә мөмкин. Спиннерлар Россиягә 2016 елда килеп кергән. Казанда исә хәзер генә популярлаша башлады. Ярый әле, бу популярлык җәйге каникул чорына туры килде. Америка Кушма Штатларында дәрес вакытында уйнап утырган, тәнәфес вакытында дөньяларын онытып тимер кисәге әйләндергән укучыларны “җиңә”алмагач, мәктәпләрдә спиннерны тыярга туры килгән. Әлеге уенчыкның файдалы яклары да бар, ди белгечләр. Ул кул моторикасын яхшырта, стресс вакытында тынычланырга ярдәм итә. Буш вакытны уздырырга булыша. Психологларның кайберләре бу мәсьәләдә бәхәсләшергә дә әзер, анысы. Ләкин ничек кенә булмасын, бу уенчыкларның замана балаларын азга гына булса да, гаджетлардан аерып торуы сөендерә.
Эльвира МОЗАФФАР
//Шәһри Казан//
Фото: Meduza

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.