Яңа Морозовларны, Зариповларны кайда үстерәләр?

Республика Хөкүмәте рәисе Илдар Халиков яңа спорт үзәге Татарстанның яңа буын Зариповларын, Морозовларын тәрбияләргә тиеш, диде.


«Бүген бик мөһим вакыйга. Беренчедән, Татарстанда бөтенебез дә яраткан спорт төре – хоккей буенча уникаль объект барлыкка килде. Бу төр белән бездә 50 меңнән артык, төрле яшьтәге кеше шөгыльләнә. Республикада 42 ясалма һәм 700 дән артык кышкы спорт мәйданчыклары бар. Республикадагы алты профессиональ команда уенын карарга килүче җанатарларыбыз күп. Әлеге саннарны Россиядәге бер генә төбәк белән дә чагыштырып булмый. Аларны әлеге спорт төренең күптәнге традицияләре булган Скандинавия илләре белән генә чагыштырырга мөмкин. Мин әлеге үзәкне бик күп яшь хоккейчылар яратып кабул итәчәгенә ышанам», – дип билгеләп үтте спорт үзәге ачылышында Илдар Халиков.

Бүген «Казан-Арена»да ачылган хоккей үзәге – Россиядә һәм Европада иң зурлардан берсе. Аның мәйданы 1000 кв. метрдан артык, уенчыларга 300 кв. метр синтетик боз тәкъдим ителә. 7 күнекмә мәйданы, дриблинг һәм физик әзерлек заллары, уку сыйныфлары, шулай ук туры эфирдан тренировкаларны карап утыру өчен махсус зона бар. «Җиңү ыргылышы» командасы тарафыннан хоккейчыларны әзерләүнең үз уникаль методикасы булдырылган. «Бу методика Россия хоккееның көчле алымнарына нигезләнгән. Шәхси осталык, хоккей интеллекты, стандарт булмаган алымнар, нинди очракта да җиңүгә ыргылыш - бөтен илдә бәһаләнүче СССР һәм Россия җыелмаларына җиңү китергән уникаль милли хоккей философиясе бу», - дип үз фикерен белдергән яңа үзәкнең өлкән тренеры, спорт мастеры, танылган Россия хоккейчысы Виктор Калачик вакыйганың пресс-релизында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    271
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    427
    0
    3