Яңгыр галәмәтләре

Соңгы вакытта яңгырлар да ешаеп китте әле. Булмаса, без аның явуын, көчле яңгырлар вакытында, хәвеф-хәтәрсез үтеп китүен телибез. Ни дисәң дә, ул – табигать өчен кирәкле явым-төшем. Яңгыр белән бәйле кызыклы мәгълүмат та шактый.

– Планетабызда иң коры урын – Антарктидадагы Коры дала. Анда инде миллион еллар явым-төшем булганы юк.
– Салават күперен яңгыр яуганда гына күреп була.
– Нидерланд һәм Бельгия иң яңгырлы илләр дип санала.
– Португалиядә яңгыр яву эшкә соңга калу сәбәбе була ала.
– Угандада яшәүчеләрне яшенле яңгыр белән куркытып булмый. Чөнки бу илдә андый явым-төшем елга 250 тапкыр кабатлана.

– Ел саен Җиргә 519 триллионов тонна су ява.

– Ук ярышы вакытында яңгыр ява берзаман. Укчылар ерак булмаган ашханәдә ышыкланып, мишеньгә ук атуларын дәвам итәләр. Дартс уены шул рәвешле килеп чыга дип санала.

– Планетабызда иң коры урын – Антарктидадагы Коры дала. Анда инде миллион еллар явым-төшем булганы юк.
– Җир шарында яңгыр иң күп ява торган урын – АКШдагы Вайелеале тавы.
– Иң зур тамчы 6-7 миллиметр була ала. Ләкин бик зур тамчылар җиргә төшеп җитми, һавада чакта ук вак кисәкләргә тарала.
– Салават күперен яңгыр яуганда гына күреп була.
– Елъязмаларга караганда, 1209 елда көнбатыш Европада яңгыр туктамыйча 2,5 ай тирәсе (20нче майдан-9нчы августка кадәр) ява.
– Яңгыр Җирдә генә түгел, Титан спутнигында да ява. Ләкин ул судан түгел, сыек метаннан тора.
– Нидерланд һәм Бельгия иң яңгырлы илләр дип санала.
– Таиландта яңгыр күбрәк төнлә ява.
– Иң явым-төшемле шәһәр – Һиндстандагы Черапунджи шәһәре.
– Португалиядә яңгыр яву эшкә соңга калу сәбәбе була ала.
– АКШның Огайо штатындагы Уайнсберг шәһәрендә инде йөз елдан артык һәр җәйне, 29 июльдә яңгыр ява икән.
– Пара шәһәрендә кешеләр сәгатьләрен яңгырга карап тикшерә. Чөнки анда яңгырлар көн саен бер үк вакытта ява, ди.
– Угандада яшәүчеләрне яшенле яңгыр белән куркытып булмый. Чөнки бу илдә андый явым-төшем елга 250 тапкыр кабатлана.

– Коры Ботсвана шәһәрендә кешеләр яңгыр теләп, пула, ягъни яңгыр сүзе белән исәнләшә. Аларда акча берәмлеге дә шушы исемдә йөри.
– Бик сирәк кенә кешеләрдә яңгырга аллергия очрый. Ул яңгыр суындагы бактерияләр белән бәйле.
– Ел саен Җиргә 519 триллионов тонна су ява.
– Бик эссе чүлләрдә яңгыр суы җиргә төшеп җиткәнче үк кабат парга әйләнә.
– Иң зур боз кисәкләре 1986 елның 14нче апрелендә Гопалгандж шәһәрендә ява. Аларның авырлыгы 1 кг тирәсе була.

– Ук ярышы вакытында яңгыр ява берзаман. Укчылар ерак булмаган ашханәдә ышыкланып, мишеньгә ук атуларын дәвам итәләр. Дартс уены шул рәвешле килеп чыга дип санала.
– Бервакыт америкалы радиостанция хуҗасы яңгыр астында кала. Шуннан соң ул радиода тәүлеккә берничә тапкыр һава торышын хәбәр итә торган яңа сәхифә булдыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.