Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«YouTube» – танышулар сайты?!

2005 ел башында Интернетта кечкенә генә бер сайт барлыкка килгән һәм YouTube. com дип аталган домен теркәлгән. Авторлар – Чад Херли, Стив Чен, Джавид Карим – «PayPal» электрон түләү системасы хезмәткә...

2005 ел башында Интернетта кечкенә генә бер сайт барлыкка килгән һәм YouTube. com дип аталган домен теркәлгән. Авторлар – Чад Херли, Стив Чен, Джавид Карим – «PayPal» электрон түләү системасы хезмәткәрләре. Кулланучылар бирегә видеоларын урнаштырып, үзләренә пар егет йә кыз эзләп табарга тиеш була.

Беренчел идея буенча, видео визитка рәвешендә ясала һәм анда нинди партнер табасы килә – шул турыда сөйләнә. Видео, әлбәттә, фотога караганда «терерәк» булганга, күбрәк мәгълүмат бирә. Тик беренче атнада сайтка бер генә видео куючы да табылмаган. Шуннан соң, уйлап табучылар ирекле темага ролик куярга рөхсәт иткәннәр. Беренче видео итеп, ясаучылар үзләре зоопаркта фил янында төшкән кыска гына роликны урнаштырган. Нәкъ менә шул адым барысын хәл иткән дә инде.
Бүгенге көндә YouTube аена миллиардтан артык кеше керә торган алдынгы хостингка әверелде. 2006 елда аны гигант Google ширкәте $1.6 миллиард түләп сатып алган. Биредә видеоларны саклап, күрсәтеп, комментарийлар язып һәм акча эшләп була.
Узган гасыр уртасында популярлык казану өчен бик күп хезмәт куярга, зур галим, язучы, инженер, талантлы артист булырга, сугыш кырыннан орден-медальләр яулап кайтырга кирәк иде. Ә хәзер исә тәрәзә төбендә утырган песиеңне, йә өстеңә салкын су койганны видеога төшерәсең дә, YouTube сайтына куясың! Берничә көндә сине бөтен дөнья танырга мөмкин. Тик шулай да, Интернетка фото йә видео таратыр алдыннан, зинһар өчен, ныклап уйла, яме! Чөнки бер урнашкан мәгълүмат мәңгегә челтәрдә калачак. Билгеле мәкальгә ияреп әйтсәк, видео – чыпчык түгел, чыгып китсә тоталмассың!
2012 елда YouTube һәм Интернет тарихында беренче тапкыр бер видеоклипны караулар саны 1 миллиардтан артып киткән. 2014 елда исә Көньяк Корея җырчысы PSYның «Gangnam Style» клибын 2 миллиардтан артык кеше караган. Татарларга кагылышлы видеолар да бу хостингта бик күп. Әле узган ел ахырында гына шау-шу уяткан «Tatarka» псевдонимы белән җырлаучы Ирина Смелая «Aлтын» дигән клибын, мөгаен, син дә күргәнсеңдер! Ролик бүгенге көндә 13 миллионнан артык карау җыйган. Видеоблогер Санкт-Петербургта яши. Аның YouTube хостингындагы каналына 400 меңнән артык кеше язылган.
Хата тапкан өчен – 40 мең доллар!
«4lemon» нигы астында язучы Андрей Леонов исемле егет Facebook социаль челтәрендә техник хата тапкан. Бу турыда ул Facebook челтәренең техник хезмәтенә хәбәр иткән. Хатаны өч көн эчендә төзәткәннәр. Намуслы программалаучыга исә 40 мең доллар түләп, рәхмәт белдергәннәр.

 
Айдар Гыймадиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев