Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Үз кулларыбыз белән гөл чүлмәге ясыйбыз

Гөлләр - өйнең бизәге. Алар бүлмәләргә ямь биреп, күңелләребезне җылытып тора. Гөлләрнең ниндие генә юк хәзер! Сезнең әниләрегез дә, ә бәлки сез үзегез дә гөлләр үстерергә яратадыр.Матур чәчкәле гөллә...

Гөлләр - өйнең бизәге. Алар бүлмәләргә ямь биреп, күңелләребезне җылытып тора. Гөлләрнең ниндие генә юк хәзер! Сезнең әниләрегез дә, ә бәлки сез үзегез дә гөлләр үстерергә яратадыр.
Матур чәчкәле гөлләр йортларыбызны бизәп торсын өчен, шактый тырышырга да кирәк. Аларга су сибеп, ашламалар салып тору бик мөһим. Ләкин шуны да онытырга ярамый, гөлнең савыты да күркәм булырга тиеш! Шуңа да, бүген без сезнең белән гөл чүлмәге ясарга өйрәнербез. Ул бик җиңел ясала, шул ук вакытта сезнең бүлмәгезне  тагын да бизәп җибәрә алачак.
[gallery size="full" ids="2322,2321,2320,2319,2318,2317"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев