Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

«Акыллы маэмай» бәйгесе ҖИҢҮЧЕЛӘРе ачыкланды!

02 апреля 2018 «Акыллы маэмай» бәйгесе ҖИҢҮЧЕЛӘРе ачыкланды!

Дуслар! “Сабантуй” игълан иткән “Акыллы маэмай” бәйгесенә нәтиҗәләр чыгардык. Алдан әйтелгәнчә, безгә юлланган шигырьләр структур яктан төзек, үзенчәлекле сюжетлы булырга тиеш иде. Шул сүзләрне истә тотып, бәйгедә катнашучылар арасында Арча районы Сикертән мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Асаф Җиһаншин җиңү яулады! Котлыйбыз! Асафка бүләк – тавыш колонкалары!
Шулай ук Алия Лотрахманова ( Казан, 22нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, 3нче сыйныф) белән Илүзә Ибатуллинаны (Арча районы, Урта Сәрдә авылы, 17 яшь) билгеләп китәсе килә. Аларга да истәлеккә китаплар әзерләдек. Бүләкләрне Казан шәһәре, Академическая урамы, 2нче йорт адресы буенча килеп алырга мөмкин. “Сабантуй” журналы редакциясе өченче катта урнашкан.
Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез, һәм якын арада электрон почталарга бәйгедә катнашу сертификаты юллаячакбыз.
Ел дәвамында журнал битләрендә бик күп конкурслар уза, шуңа күрә “Сабантуй”га язылып куегыз! Аның өчен шушы ссылкага басарга гына кирәк.

БӘЙГЕГӘ КИЛГӘН ЭШЛӘР




Кечкенә дустым
Ямьле җәйнең бер көнендә,
Көчек алып кайттылар.
Зур тартманың почмагында
Утыра иде йоклап.
Күрү белән шул көчекне,
Мин шатландым, әлбәттә.
“Сыйпап кара”,– дигәч этне
Курыктым мин нишләптер.
Үстем инде мин хәзер,
Курыкмыймын этемнән.
Көне буе уйнарга әзер
“Джек” кушаматлы эт белән.
Еллар үткәч үсте ул да,
Тугызда хәзер яше.
Яше унга якынлашса да,
Буе шул килеш калды.
Бәләкәй булса да буе
Ай-һай тавышы диләр,
Ишетү белән өрүен
Качып, чыгып китәләр.
Бик акыллы минем этем.
Аңлый бар әйткәнемне.
Чакырырга кушсаң берәрсен,
Чакыра ул һәммәсен.
Җәй көне көтү кайткачтын
Куыша сыерларны.
Абзарга кермәсә мал-туар
Пыр туздыра аларны.
Этләр алар - тугры дуслар,
Рәнҗетмәгез аларны.
Ярдәм кирәк чакта яклар,
Кертмәс явыз ятларны.
Ләйлә Шәрипова, Актаныш райны, Уразай.


ДУСТЫМ ТУЗИК
Кешенең дусты булганга
Этләрне бик яратам.
Нинди генә токымлысы
Яхшы икән, барласам?
Ничек әйбәт булсалар да,
Минем этем яхшырак:
“Тузик!”- диеп дәшү белән,
Килеп чыга ялтырап.
Елтыр күзле маэмаемның
Туны куе чия, укадай.
Колакларын төшереп чапса,
Тотам димә, нәкъ ук, малай!
«Ят!»- дип әйтсәң, ятып тора,
“Апорт!”— дисәң, сикерә.
Таяк атып: “Китер!”—дисәң,
“Җәлт!” кенә табып китерә.
Андый этләр күптер, бәлки,
Тик минеке бер генә.
Чынлап әйтәм: ул — бердәнбер,
Иң-иң яхшысы, чын менә!
Диас ШаҺиәхмәтов, Арча районы, Түбән Аты, 7нче сыйныф.


Кара йомгак
Иртән чыксам, җирне кар каплаган,
Кар өстендә кара бер “йомгак”.
Нәрсә соң бу? Һич аермый күзем:
Йомры йомгак – кара, ә кар – ап- ак.
Ике күзе ялт-йолт ялтырый,
Маңгаенда ап-ак йолдызы.
Балкып, янып тора ерактан,
Килә барып, тотып карыйсым.
Якын барып булмый, тик хыялым –
Миңа күптән шундый көчек кирәк.
Алыйм диеп, сузсам кулымны,
Миңа ул тик өрә, ят итә.
Күрше кызы Наилә, йөгереп килеп,
Кочагына ала көчекне.
Борынын сузып, гүя әйтә кебек:
“Яратам шул хуҗа кешемне!”
Аслан Чурашев (карт әбисе Мөнҗия Шакирова белән берлектә), Яр Чаллы шәһәре, 118 нче “Алмакай” балалар
“Сабантуй” журналын Асланның әнисенә биреп чыгарган идем. “Балалар өчен бигрәк матур журнал чыга икән”, – дип, бик куанган карт әбисе. Конкурс турында укыгач, Аслан белән икәү, караңгыда, утны сүндергәч, шигырь чыгарып ятканнар. Миңа кертеп бирделәр дә, мин сезгә җибәрәм. Карт әбисе 90 яшьне тутырды. Хөрмәт белән Асланның тәрбиячесе Никитина Гөлфәния Тәлгатовна”.


Этем
Минем этем – Алиса,
Бик акыллыдыр үзе
Ләкин сөйләшә белми
“Һау- һау” бар белгән сүзе.
Балаларны бик ярата
Мәктәптән көтеп ала.
Өреп урамга чакыра,
Чыксаң бик тә шатлана.
Без дә аны яратабыз,
Сеңлем белән ашатабыз.
“Син безнең тугры дустыбыз”- дип,
Башларыннан сыйпыйбыз.
Камилә Насыбуллина, Казан, 129 нчы урта мәктәп, 2нче “А” сыйныфы


Акбай һәм кар
Кыш җиткәнгә безнең Акбай
Бигрәкләр дә шатланды.
Кар яуганда әй сикерә...
Клоун кебек якланды.
Ябалак-ябалак карларны
Кабып йотмакчы була....
Кар куна да аңарга
Ул тотканчы юк була.
Шулай озак уйнагач
Үз дигәнгә иреште.
Явып торган кар белән
Акбаебыз ки-леш-те!
Әнвәр (11 яшь, 5нче сыйныф) һәм Әнгам Мөхетдиновлар (8 яшь, 2нче сыйныф), Арча районы, Наласа авылы




Дускаем
Минем бар бер дускаем –
Караборын Акбаем.
Үзе йомшак, кечкенә
Үзе сизгер, төш кенә.
Фәнзил Мусин, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы, 2нче сыйныф


Акыллы маэмаем
Үзе шаян, үзе нәни
Бар бер дустым маэмаем.
Сикерә дә, өрә дә ул
Акыллы дустым минем.
Бар нәрсәне булдыра,
Бөтен җирне туздыра.
Һич тиргәмим мин аны
Чөнки дустым ул минем.
Рузил Мусин, Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы, 5нче сыйныф


Югалган көчек
Көзнең елак көнендә,
Әнием белән барганда,
Караңгы почмакта
Бер көчекне күрдем.
Җәлләдем мин аны
“Алыйк”, – дидем әниемә.
Үстерермен, карармын,
Рәнҗетмәмен бер дә.
Риза булды әнием,
Кулымны ялады көчегем.
Кочагыма күтәреп,
Алып кайттым мин өйгә.
Ипи белән сыйладым,
Сикергәли башлады.
Шул көннән башлап
Без – якын дуслар.
Җәй җитүгә көчегем
Зур булып үсте.
Хәзер инде бергәләп
Су керергә йөрибез.
Фирдәүс Мифтахов, Әлмәт районы,  Кама-Исмәгыйль "Карлыгач" балалар бакчасы, 6 яшь


Өч маэмай
Без өйдә өч малай,
Өчебезгә өч маэмай.
Акбай, Сарбай, Карабай –
Исемнәре менә шулай.
Әниләреннән калганда
Көчекләр кечкенә иде.
Алдык без аларны
Тәрбиягә карарга.
Сөт тә эчэ белмиләр,
“Һау-һау” да димиләр.
Тырыштык барысына да
Өйрәттек кечкенәдән.
Хәзер үстеләр инде
Командалар беләләр:
“Утыр, ят, тор,
Тәпиеңне миңа бир.”
Футбол командасы кебек
Җыелабыз бергә без.
Тупны тибеп җибәрсәк,
Алып килеп бирәләр.
Илсур Мифтахов, Әлмәт районы, Түбән Мактама 1нче мәктәбе, 6 "А" сыйныфы


Сары көчек
Бәйрәмнең дә бәйрәме бүген,
Сөенечтән сикердем.
Бүләк итте әтием
Кечкенә генә көчек.
Исем куштым мин аңа
Матур этем – Барсигым.
Җылы урынга яткырдым,
Тәмле сөт белән сыйладым.
Үзе сары, үзе матур.
Нәкъ мин төшемдә күргән.
Үстерермен, карармын,
Минем чын дустым булыр.
Минем белән бергә
Үсте көчегем дә.
Уйный, өрә, йорт саклый,
Усаллардан мине яклый.
Өйрәнде ул барысына да,
Тыңлады һәр сүземне.
Юкка гына әйтмиләр:
“Кечкенәдән өйрән”, – дип.
Альмир Мифтахов, Әлмәт районы, Кама-Исмәгыйль мәктәбе, 3 сыйныф


Минем иң якын дустым
Минем соры этем бар.
Фантик аның исеме.
Бик каты өрә башлый
Чит-ят кеше килсенме.
Ул безнең йорт сакчысы,
Минем иң якын дустым.
Бик шаян-шук булганга,
Фантик дип исем куштым.
Мин Фантикны яратам,
Көн дә ботка ашатам.
Ул миңа рәхмәт әйтә,
Койрыгын селкетә.
Көн дә урамга чыгабыз,
Уйныйбыз hәм чабабыз.
Гел генә дә тик тормыйбыз,
Төрле hөнәр табабыз.
Минем этем бик акыллы:
Әйткән суземне аңлый,
Мине hәрчак яклый ул,
Артымнан бер дә калмый.
Шундый дуслар булганда
Яшәве дә рәхәтрәк.
Без дә аларны ташламыйк,
Аларга да дус кирәк.
Рушат Минhаҗетдинов, Мөслим районы, Михайловка авылы, Илшат улы, 10 яшь


Минем этем
Минем этем Карабай,
Гел карадан төсләре.
Кемне генә күрсә дә,
Көлеп тора күзләре.
Өйгә кемнәр килгәнен,
Күзәтеп, белеп тора.
Хезмәтемне күрсеннәр дип
Ул бик еш өреп тора.
Каян алдыгыз?- дисезме
Ул безне үзе тапты,
Көзге, яңгырлы бер көнне
Баскычка килеп ятты.
Нәни көчек чагында
Аны кемдер алдырган.
“Хәзер инде кирәкми”, - дип
Бакчада онытып калдырган.
Кайгырма син, дускай, диеп
Күтәрдек, иркәләдек.
Эткә дә, песигә дә
Бездә урын җитәрлек.
Алия Лотрахманова, Казан, 22нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, 3нче сыйныф


Актырнагым
Маэмаем бар – Актырнак.
Үзе ул шундый тыйнак.
Ашарга бик теләсә,
Оялып килеп баса.
Башта күземә карый,
Аннан битемне ялый.
Әле ул бик бәләкәй,
Ә шулай да терекәй.
Йөгерә ул, ауный ул,
Уйнап һич тә туймый ул.
Өебезне чит-яттан,
Явызлардан саклый ул.
Сагынып маэмаемны
Шигырь язып утырам.
Чөнки Актырнак – авылда,
Ә мин шәһәрдә торам.
Ял саен күрешәбез,
Сагынышып бетәбез.
Нәни дустым – Актырнак,
Үзе ул шундый тыйнак.
Диләрә Ибраһимова, Казан, 22нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, 4нче “А” сыйныфы


Акбай
Безнең нәни этебез бар,
Исеме аның Акбай.
Үзе кечкенә булса да,
Фантазиягә бик бай.
Кулда савыт күрде исә
Йөгереп чыга каршыга.
Иркәләнә, сырпалана
Ашау өчен ашыга.
Бер дә  сүгеп булмый аны,
Тиз үпкәли, елый ул.
Кыерсытырга ярамый,
Бүре кебек улый ул.
Оясын да чиста тота,
Сөякләрне ташый ул.
Һич нәрсә талымлап тормый,
Барсын да ашый ул.
Өебезне саклый,
Тавык-чебешне карый.
Шулай көн дә чаба торгач
Кичкә эт булып арый.
Илүзә Ибатуллина, Арча районы, Урта Сәрдә авылы, 17 яшь


Акыллы Акбай
Минем бар бер маэмаем
Салпы колак Акбаем.
Үзе ул безгә өрә
Үзе тими беркемгә.
Булса да бик кечкенә
Аңа бер сүз әйт кенә.
Шундук аңлый барысын
Тыңлый шуңа хуҗасын.
Ярата ул балаларны,
Алар бергә уйныйлар.
Ничек инде уйнамасын?
Ул бит үзе дә бала.
Үзе ул бик кечкенә,
Ят кеше керсә өрә.
Шуннан без дә беләбез,
Ят кешене күрәбез.
Чыккач инде күрәбез,
Кем барлыгын беләбез.
Шуңа күрә инде менә,
Акбайны без сөябез.
Алсинә Зөлкәрнәева, Чистай, 5нче урта гомуми белем мәктәбе, 3нче “Г” сыйныф


Авылдагы дускаем
Ял җитүгә каладан
Авылга кайтам яңадан.
Көтә анда дускаем
Дүрт аяклы Акбаем.
Кунак булып кайтканны
Каян белгән Акбаем?
Урам башына чыккан
Нәни йонлач маэмаем.
Кайтканны минем күреп,
Йөгерде өреп-өреп.
Басты арт аягына,
Сикерде шаян гына.
Сузып ал аякларын,
Торгызды колакларын.
Шатлык тулды күзләргә,
Онытылды сүзләр дә.
Сөенәм шундый бүген
Өнем бит бу, төш түгел.
Тугры дустым булганга
Шатлана минем күңел.
Туган көнгә бүләк
Туган көнгә бүләккә
Алды әти бер маэмай.
Исем дә әзер үзенә
Әйдә, ул – Акбай.
Тик тормый бер дә урында,
Гел уйный минем көчек.
Аяк астында бутала,
Әйләнгәли бөтерчек.
Сыпырганны ярата ул,
Гел карап тора күзгә.
Уйный, шаяра, йөгерә,
Игътибарлы һәр сүзгә.
Якын дус бүләк иткәнгә,
Әтигә мең-мең рәхмәт.
Аңлаучы дустым булганга
Җаныма шундый рәхәт
Асаф Җиһаншин, Арча, Сикертән мәктәбе, 6нчы сыйныф


Иркә маэмаем!
Минем нәни маэмаем,
Исеме аның Сарбаем.
Минем йомшак дустым,
Кечкенә иркә йомгагым.
Гел аяк астында бөтерелә
Чит кешеләр күрсә өрә.
Кеше борылып караса,
Капка астына йөгерә.
Сәпидтә чапкан малайның,
Чалбар балагын каптыра.
Усал ата каздан курыкмый,
Туктап аңа карап тора.
Ата каз муенын сузып,
Аңа таба килә ысылдап.
Ә ул сикерә–сикерә уйный,
Ашыкмый чабарга калтырап.
Көне буе ничек арымый,
Бер гамьсез уйный ул.
Күбәләк, чебеннәрне дә,
Куып-чабып йөри ул.
Баскыч төбендә калган
Аяк киемнәрен урлый ул.
Кая куйдың, – дип әрләсәң,
Күзләрен тутырып елый ул.
Әрләтә дә, җәлләтә дә,
Шундый ягымлы маэмаем.
Яратам да инде үзен,
Юеш борынлы Сарбаем.
Мин бакчадан кайтканны,
Сагынып көтеп тора ул.
Тәмле сөт салып биргәч,
Тагын чабарга тотына ул.
“Эт – кешенең дусты”, – диеп,
Әйтә миңа әти-әнием.
Менә шундый дус булып,
Яши минем маэмаем!
Таңсылу Дәүләтшина, Теләче районы, 7 яшь


Акбай
Минем нәни энекәшем
Бигрәк этләр ярата.
“Эт алыйк инде”, – дип
Әтиләрне аптырата.
“Ярамый, улым, фатирда
Эт асрап ятарга.
Акбай бар бит безнең
Әбиләрдә – авылда!”
Авылга кайткач энем
Тиз генә чәй эчә дә,
Ипи кисәген тотып
Акбай янына чаба.
Ул аның белән “сөйләшә”,
Хәлләрен сораша.
Ипи белән сыйлый башта,
Анан “дәрес” башлана.
“Акбай, утыр! Мәләдис!
Тор, Акбай!”
Мәш киләләр алар
Көне буе шулай.
Гади генә эт булса да,
Бик акыллы ул маэмай.
Аны бик яратабыз,
Безнең тугры дус – Акбай!
Кәрим (9 яшь) һәм Әмир (5 яшь) Баһаутдиновлар, Казан


* * *
Менә, Яңа ел да җитте.
Быел Сары Эт елы икән, дуслар!
Яңа эт елы белән сезне,
Телим бәхет- шатлыклар!
Минем дә бар маэмаем,
Бик тугры ул, дускаем.
Үзе чем-кара, сорыдыр тәпие,
Буе да зур түгел, уртача буе.
Мин аны бик яратам, иркәлим,
Төрле күнегүләргә өйрәтәм.
Мин сызгырган арада
Кушылып җырлый ул да!
Тавышы әллә кайдан яңгырый,
Мин мәктәптән кайтканда.
Каршылый койрык болгый-болгый,
Урамга чыкканны көтеп утырганда.
Исеме дә бик матур
Джеки – Карабай.
Джеки Чан кебек кыю,
Ә йоны – кара төскә бай.
Зөлфәт Абдрахманов, Биектау районы, Олыяз авылы, 3нче сыйныф


* * *
Матур да соң, үзе йомшак
Күрше апа маэмае.
Кечкенэ генә шундый,
Рэкс кушаматлы ул.
Үзе шук ул, шаян ул,
Акыллы ул, булган ул.
Караклардан, юньсезләрдән
Тора безне саклап ул.
Күрше апа маэмае
Мин кергәнгә куана.
Күчтәнәчемне авыз иткәч,
Телләрен ялап куя.
Алинә Сәмитова, Буа районы, Аксу авылы, 3 сыйныф



Акыллы “Бой”
Урта Атыда яшибез без,
Минем әтием — кинолог.
Тырышлыкта, төгәллектә
Әтиемә тиңнәр юк!
Әтиемнең һөнәре үзгә:
Эте белән эшли ул!
Бой исемле эт акыллы,
Әти өйрәтүгә шундый ул!
Ватан саклаучылар көнендә
Мәктәпкә дә килделәр.
Бар команданы тиз үтәгәч,
Малайлар : “Аһ!”—диделәр.
Бой әтигә карап тора,
Бой безне тыңлап тора.
Әти әйткән әмерләрне
Шәп итеп үтәп тора.
Авылдагы барлык этләр
Бүген кадер-хөрмәттә.
Әти кебек кинолог булу –
Һәр малай теләге, әлбәттә!
Эт җитәкләгән балалар -
Урамнарның бизәге.
Күрәсегез килсә, авылга
Кунакка килегез, яме!
Азалия Гаязова , Арча районы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе, 5нче сыйныф
“Минем әтием, Гаязов Наил Илдар улы 1997 елда МВДга кинолог булып эшкә кергән. 2002 елда әти беренче эте Марта белән Чечня республикасына барып хезмәт итеп кайта. Икенче эте Герда белән Казан шәһәре урамнарын патрульләп йөргән. Аннары, Герда картаеп үлгәч, әтием Бой исемле эт алып өйрәтә. Бой 2009 елның 11нче ноябрендә туган . Аңа хәзер 8 яшь. Ул «Сидеть!», «Рядом!». «Ко мне!», «Лежать!», «Ищи взрывчатое вещество!» дигән әмерләрне үти белә. Әтием 21 ел буе полиция сафларында хезмәт куя. Ул бик тырыш, намуслы кеше. Һәр җирдә тәртип булганны ярата, безне дә шундый булырга өйрәтә. Без әтиебезне бик яратабыз. Акыллы Бой да безнең гаилә өчен бик кадерле.”



Шаян
Минем чуар этем бар:
Аның исеме Шаян.
Чит кеше килсә әгәр,
Сизә ул әллә каян!
Иртә белән мине ул
Мәктәпкә үк озата.
Кайтуымны көтеп ала,
Чөнки бик-бик ярата.
Шаян белән икебез,
Күршеләргә керәбез:
Анда ялгыз әби яши -
Шуның хәлен беләбез.
Шаян миңа бәбкәләр
Сакларга да булыша.
Көн дә яңа һөнәрләр
Өйрәтергә тырышам.
Мин сине бик яратам,
Дүртаяклы дускаем!
Чик сакчысы булырга
Өйрәнсәң иде тагын!
Сиринә Борханова, Әтнә районы, Югары Сәрдә филиалының 3нче сыйныф укучысы



Этем
Мин авылга кунак булып,
Еш кайтам үзе болай.
– Кайттыңмы? – дип каршы ала
Урамнан әби, бабай.
– Һау-һау,– диеп сәлам бирә
Дүрт аяклы дустым да,
Аннан янга чабып килә
– Кайттыңмы, дус, уйныйк, – ди.
Ауныйбыз без, тәгәрибез
Ап-ак карның өстендә,
Тәмле ризыклар ашатам,
Этем тизрәк үссенгә.
Самат Ногманов, Казан шәһәре



«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен» Нурлат мәктәп-интернаты башлангыч сыйныф укучылары хезмәтләре


Сакчы эт
Минем этем – яхшы эт!
Бер эшне дә калдырмый,
Хуҗа абыем гына дип
Булышып чабып йөри!
Ул тешләми, ул саклый,
Усаллардан ул яклый!
Мин аны бик яратам,
Көн дә кәнфит ашатам!
Рузил Әхмәтов, 4нче сыйныф
"Пушок"
Бар минем этем,
Исеме Пушок.
Үзе шундый матур,
Үзе зур кебек.
Әйткән сүземне тыңлый,
Бер әйтүдә аңлый.
Ләйсән Ильмухина, 3нче сыйныф
«Маэмай»
Минем бар бит маэмаем,
Якын дустым Сарбаем.
Мине шатланып көтә,
Койрыгын ул селкетә.
Дусларым белән уйный,
Дошманнарга юл куймый.
Дамир Халиуллин, 4нче сыйныф
“Акбай”
Яратканым Акбаем!
Ул бит минем акыллым.
Һәрчак сакта әзер тора.
Мине яклар өчен, дускаем.
Алмаз Шакиров, 4нче сыйныф
«Акбай»
Минем дустым бар «маэмай»,
Анын исеме Акбай.
Ул булганга мин бик шат,
Янына чабам каушап.
Марина Кәримова, 1нче сыйныф
“Дустым Акбай”
Минем бар маэмаем,
Кара борын, озын колак,
Үзе йонлач, үзе йомшак.
Йөгерә дә, сикерә дә, кирәк булса өрә дә.
Менә шундый шаян ул,
Минем дустым Акбаем.
Әмир Мөхәмәтҗанов, 1нче сыйныф
Дустым
Дурт аяклы дустымның исеме Акбай,
Иртән мине уятып мәктәпкә озата.
Кич житкәндә ул мине каршы ала,
Коерыгын селкетеп, шаярып уйнап ала.
Акбаем минем матур,
Мин аны бик яратам,
Тәмле ашлар ашатам.
Антон Волков, 3нче сыйныф
* * *
Минем Акбаем урамда
Песи чыкса бик ярата.
Кечкенә генә булса да,
Ул үзенә карата.
Асылынып салдыра ул
Башымдагы шапкыны
Урамга чыгарып ябып куям,
Аптырагач капканы.
Хәсән Сираҗетдинов, 3нче сыйныф
* * *
Эт кешенен – якын дусты.
Мин этемне яратам.
Чыксам муенымнан кочаклый.
Рекс диеп жан атам.
Барыбызны да анлый.
Әйткән сүземне тыңлый.
Кая гына барсам да,
Бер дә артымнан калмый.
Ислам Усманов, 5нче “Б”сыйныфы
***
Акбаем минем тими,
Өрә генә маэмаем.
Тимәсәгез, тимим ди,
Мина бәйләнмәгез ди.
Евгений Насыбуллин, 2нче сыйныф
***
18нче ел эт елы булгач,
Урамда карда эт ясап куйдым.
Бар да карыйлар. Бик матур булды.
Әнием фотога төшереп, конкурска да куйды.
Әминә Мәхмүтова, 2нче сыйныф