Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Айдар Гыймадиев: Интернет-версиясенең дә, басма журналның да үз өстенлекләре бар

28 мая 2016 Айдар Гыймадиев: Интернет-версиясенең дә, басма журналның да үз өстенлекләре бар

Электрон технологияләр балаларга белем алу, танып белү, күңел ачу ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә. Әмма шуның белән бергә хәзерге мәгълүмати чорның үз куркыныч яклары да бар. Интернет челтәрендәге кайбер ресурслар яхшы-начарны аерырга өйрәнеп бетмәгән балага төзәтеп булмаслык зыян салырга мөмкин. 1 июнь - Балаларны яклау көне якынлашкан вакытта, Intertat.ru бу турыда  “Сабантуй» журналының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев белән аралашты.   

Бүгенге балалар күп кенә өлкәннәргә аңлашылмаган, “сәер” дөньяда яши. Алар кулларына гаджет тотып туа, диярсең. Әле сөйләшергә дә өйрәнмәгән сабый компьютер төймәләренә, смартфон-планшет экранына басып үзенә кирәген таба, Интернет челтәрендә үзен судагы балыктай хис итә, мәгълүмат ташкынында ирекен йөзә. Бу начар түгел, билгеле – заманасы шундый бит. Әмма, әйткәнебезчә, техник алгарышның тискәре яклары да бар.
– Иң зур куркыныч бүгенге көндә балаларга Интернет аша яный. Интернетта балаларны суицидка этәрә торган компьютер уеннары, мультфильмнар да бар хәтта. Түбән культура бирә торган ресурслар, социаль челтәрләрдә төркемнәр барлыкка килеп тора. Ә бит әлеге ресурслар артында, ничек кенә аяныч булмасын, күпчелектә, өлкән кешеләр тора. Акча эшләү юлында алар өчен рухи кыйммәтләр, әхлак кебек төшенчәләр берни түгел.  Бүгенге көндә баланы мондый тискәре мәгълүматтан саклау ысуллары бар. Әмма чикләү юлы белән генә баланы тискәре мәгълүматтан саклап калып булмый, – ди Айдар Гыймадиев.
Балалар матбугаты чыгаручылар, кечкенәләр өчен эшли торган журналистлар, моны үзләренчә хәл итәргә тырыша. Әйтик, “Сабантуй” хәзер басма варианттагы журнал чыгарудан тыш, Интернеттагы сайтларына да игътибарны арттырган, социаль челтәрләрдәге төркемнәре дә актив үстерелә.
– Шул рәвешле балаларны кызыктырып, тәрбияви яктан да, мәгълүмати яктан да сыйфатлы ресурсларга ияләштерергә омтылабыз,  Әгәр дә балалар “Сабантуй” журналын белән бергә “яши” башлый икән, аларның начар сайтларга  керү теләге дә калмас, дигән өмет бар, – дип сөйләде журналның баш мөхәррире.
1 майдан “Сабантуй”ның сайты тулысынча яңартылган сыйфатта эшли башлады. Яңа ресурсны, беренче чиратта, замана таләпләренә туры китереп, мобиль версияне күздә тотып эшләргә тырышканнар. Ул төсле, матур итеп бизәлгән – баланы шунда ук җәлеп итә торган. Шулай ук сайтны төс, дизайны буенча басма журналга аваздаш итәргә тырышканнар.  Эчтәлеге ягыннан да баетканнар – кызыклы яңалыклар урнаштырылып бара,  балалар игътибарына татарча сыйфатлы мультфильмнар тәкъдим ителә,  кызыклы компьютер уеннары да бар. Конкурслар, грантлар бүлеге исә бала үсеше өчен  мөһим чаралар турында хәбәрдар булып торырга ярдәм итәчәк.
Шулай ук Интернетта видео һәм фотолар карау популяр булганлыктан “Сабантуй”лар бу форматны да үз укучыларына уңайлы итәргә тырышкан.
– Олыларны әгәрдә кызыклы баш исем белән җәлеп итеп булса, балаларда кызыксынуны күбрәк фото-видео уята. Балалар башта шуңа игътибар итә, аннары гына баш исеме һәм язманың үзенә, – ди Айдар Гыймадиев.
Әмма сайт басма варианттагы журналны алмаштыру максатын йөртми. Ул аны тулыландыра гына.  Интернет-версиянең һәм басма журналның һәркайсының үз өстенлекләре бар. Сайтта оперативлык, фото, видеолар карау мөмкинлеге киңрәк булса, басма вариант рәсем ясау, нидер кисү, ябыштыру мөмкинлекләре булу белән үзенчәлекле. Ә иң мөһиме: әйткәнебезчә, “Сабантуй”ның басма варианты да,  сайты да, социаль челтәрдәге төркеме дә баланы замана афәтләреннән саклап-яклап, баланың үсеше, сәламәтлеге һәм гомеренә зыян салырга мөмкин ресурслардан аеру, кечкенәләрнең игътибарын яхшылык ягына юнәлтү.
Чыганак: Интертат.ру