Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Рамил Закиров: "Ике"лене вакытында төзәтергә кирәк"

05 мая 2016 Рамил Закиров: "Ике"лене вакытында төзәтергә кирәк"

 Танылган җырчы, яшь автор-башкаручы Рамил Закиров Казандагы 155 нче татар гимназиясенең 4 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Чаллыда туып үскән егет 3 яшеннән үк сәхнә түрләрен яулый. Очрашуда Рамил балаларны җыр-моң дәрьясына сәяхәткә чакырды, аларның бар булган сорауларына җавап бирде, Америкада яшәгән вакыты турында да сөйләде.

-  Җырчы булу өчен ни кирәк?
- Теләк, алга омтылу, тырышлык кирәк. Мин 3 яшемдә туып үскән шәһәрем Чаллыда "Сөйкемле бала" бәйгесендә катнашканмын. Бәйгегә тамашачы буларак кына килгәнмен, ләкин утырып тора алмаганмын, сәхнәгә йөгереп чыгып җырлаганмын. Шуннан соң әти-әнием мине җыр түгәрәгенә биргән.
- Сезнең әти-әниегез дә иҗат кешеләреме?
- Юк,алар иҗаттан ерак. Әнием - укытучы, Чаллыда 84 нче лицейда инглиз телен укыта һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасры. Әтием - моторист. КАМАЗ кебек зур машиналарның моторларын төзәтүче, ясаучы кеше.
- Мәктәптә кайсы фәннәрне аеруча яратып укыдыгыз? "Ике" ле билгесе алганыгыз бармы?
- Математикага кагылышлы дәресләрне (алгебра, геометрия, физика) һәм инглиз телен бик ярата иде. "Ике"ле алганым бар, әмма иң мөһиме - мин белмәгәнне яңадан укып, аны төзәтә идем.
- Инглиз тел белүнең файдасы тидеме?
- Инглиз телен "биш"легә генә укыдым. Мәктәпне бетергәч, Америкага барырга туры килде. Ел ярым Нью-Йорк шәһәрендә яшәдем. Инглиз телен камил беләм дисәм дә була.
-  Америкада яшәгәндә ни белән шөгыльләндегез?
- Студент дуслар белән акча эшләргә дип киткән идек. Төрле профессияне үзләштерергә туры килде. Җырчы булуыма карамастан, мин официант та, сатучы да булып эшләдем.
- Нинди телләрдә җырлыйсыз?
- Фәкать татар телендә җырлыйм, чөнки мин - татар егете. Максатым - татар халкыбызның мәдәни тарихында әһәмиятле эз калдыру.
- Сезнең беркем дә ишетмәгән җырыгыз бармы?
- Минем бөтен җырларым да - интернет челтәрендә. Беркем дә ишетмәгәне - яңа җыр булса гына инде. Без, гадәттә, башта җырның музыкасын язабыз, аннан соң көен рәтләп, төзәтеп раслыйбыз һәм соңыннан шул көйгә шигырь язабыз. Нәтиҗәдә, җыр килеп чыга. Минем яңа, ишетелмәгән көйләрем бар, тик аларга әле сүзләр язылмаган.
- Кешедә кайсы сыйфатларны өстен күрәсез?
- Мин өч сыйфатны билгеләп үтәр  идем: тугры булу, гаделлек һәм дөресен сөйләү. Бу сыйфатлар булса, кеше үз  максатына ирешәчәк һәм үз юлыннан тайпылмаячак.
01_Oblozhka