Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Тарту көче

29 сентября 2016 Тарту көче

img_20160926_173914
Туган авылым, мин сине сагынып та өлгердем инде...
Күңелем белән авыл урамнары буйлап барам. Аның һәр өенә, капкасына сокланып йөрим. Тузанлы юллар, якты һәм җылы кояш. Эссе җил исеп куя. Ә авылның исе... Әйтеп бетергесез!
Чү! Ишетәсезме? Кемдер ачулана. Мин беләм... Бу – күрше әбекәй шук малайны әрли. Бакчасындагы алмаларын күлмәгенә тутырып чыгып барганда аны әби тотып алган. Ул миңа дәү әниемне хәтерләтә. Без кечкенә чакта аның бакчасыннан да алмасын, кыярын урлыйлар иде. Дәү әнием: “Рәхәт күргерләре, сорасагыз да бирәм бит!” – дип артланыннан орышып кала иде. Әбиемне кочып үбәсе иде... тик ул инде бу дөньяда юк. Аның җылы сүзләре генә колагымда яңгырый: “Кеше кая гына китмәсен, барыбер туган җиренә әйләнеп кайта”. Туган җиремнең тарту көче бар шул аның, мин моны каникул вакытларында авылымнан чыгып киткәч тоям.
Рания ХӘЛИУЛЛИНА, 8нче сыйныф.
Апас, Дәвеш.