Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Әтәчләр, тавыклар. "Хайваннар дөньясында" рубрикасы

11 мая 2016 Әтәчләр, тавыклар. "Хайваннар дөньясында" рубрикасы

Гап-гади әтәчнең никадәр якын һәм ерак кардәшләре бар икәнен беләсезме сез? Алар бик күп. Салкын төньякта яшәүче бик сак урман тавыгы да - аның туганы. Әтәчнең кардәшләре арасында әле тагын нәфис фазан да, гаҗәеп матур тәвис та, кечкенә әтәч-бытбылдык та бар.
Австралиядә, Филиппинда һәм Тын океандагы башка утрауларда чүп тавыклар яши. Алар чеби чыгармый, ә чын инкубатор ясыйлар: төрле чүпләрне бер өемгә өеп, шунда йомырка салалар яки йомыркаларын җылы комга күмеп куялар. Андый инкубатордан бик җитез чебиләр чыга. Алар беренче көнне үк оча башлыйлар.
Америкада агач тавыклары яши. Алар, үзләренең туганнарыннан аермалы буларак, ояларын агачка гына ясыйлар.
Йорт кошлары арасында да әтәчнең туганнары әллә никадәр!
Күркәләр, мисыр тавыклары, төрле нәселдәге йорт тавыклары да - аның туганнары. Йорт тавыклары безгә тәмле һәм туклыклы продукт - ит һәм йомырка бирә. Алардан бик күп төрле ризыклар әзерләргә була. Йомырка сала торган тавык бер ел эчендә 200-220 йомырка сала. Рекорд куючы тавыклар 365 йомыркага җиткерә.
Япониянең көньяк-көнбатышында һинд кызыл әтәчләрен үрчетәләр. Ул нәсел әтәчләренең койрыклары 10 метр 60 сантиметрга җитә.