Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

“Төшләремә кереп йөдәтә...”

30 сентября 2016 “Төшләремә кереп йөдәтә...”

img_20160930_184454
Әбием Раушания Хәмидуллина сугыш елларын еш искә ала, башыннан кичкәннәрне безгә дә сөйли:
“Ул вакытта миңа 5 яшь иде. Әтине сугышка алдылар, әнигә 4 бала калдык. Әле тагын Мәскәүдән балалы хатыннарны кайтардылар. Авыл халкы белән аларга да ярдәм иттек. Сугыш беткәч тә тормыш бик авыр булды, күп итеп налог салалар иде. Безгә әтидән зур, таза йорт калды, шуның өчен әнигә күп түләргә туры килде. Аны: “Налогыңны вакытында түләмәсән, 4 балаңны интернатка урнаштырабыз, үзеңне төрмәгә җибәрәбез”, – дип куркыттылар. Аннары әни ак өйне сатты. Җиденчедә укыганда мин дә колхозда эшли башладым. Печән дә чаптык, урман да кистек, кул машиналары белән көне-төне ашлык суыра идек. Бервакыт кайбер балаларның әтиләре сугыштан кайта башлады. Без дә көттек. Әмма ул кайтмады...”
Әбием Әхәт бабам белән 3 бала тәрбияләп үстергән. Ул әле дә тик утырмый, безне мәктәптән тәмле ризыклар пешереп каршы ала.
“Аллаһка шөкер, бүген мин 7 онык һәм 3 оныкчыкны үстерергә булыша алам. Бик күп авырлыклар кичерсәк тә, бәхетле картлыкны да күрергә насыйп булды”, – ди ул.
Лидия ХӘМИДУЛЛИНА.
Әтнә, Бәрәскә.