Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Укытучы малае

30 мая 2016 Укытучы малае

“Кая барасың?! Синең әле математикадан өч мәсьәлә чишәсең, рус әдәбиятыннан шигырь ятлыйсың, татар теленнән инша язасың бар!”


Кухнядан яңгыраган әлеге тавышка бүген керфегем дә селкенмәде. Әни кушканга гына, каты тышлы ак кәгазь белән тышлангын “Алгебра” дәреслеген почмакка томырдым да, шкафтан спорт костюмын эзләргә керештем. Булды, җитте! Әни сүзеннән чыкмый йөрү тәмам туйдырды! Бүгеннән башлап мин кеше көлдереп йөрүче “отличник укытучы малае” түгел, ә “спортсмен Марат” булачакмын! Бүгеннән башлап язмышымны тамырдан үзгәртәчәкмен! Әлеге бәхетле тормыштан мине бары берничә адым, дөресрәге, инде күптән ачып куелган тәрәзә генә аерып тора...


Барысына да укытучы булып эшләүче әнием гаепле. Үзенең дәресен су урынына эчүем белән генә канәгатьләнмичә, барлык фәннәрне дә “биш”кә белүемне, кызлар кебек итагатьле булуымны, бөтен сүзен дә җиренә җиткереп үтәвемне таләп итә ул миннән. Өстәвенә, башка укытучылар да, энә очы чаклы гаебемне тапсалар да, “син бит укытучы малае, сиңа килешми” дип теңкәмне корыталар. Әйтерсең лә, укытучы малае булып туганыма мин гаепле!



Мәктәптә өйрәтүләре генә җитмәгән, өйдә дә тынычлык юк миңа. “Алардан яхшылыкка өйрәнә алмассың”, — дип, малайлар янына уйнарга да чыгармый әни. Дәрес әзерләүдән калган буш вакытны әнигә ярдәм итеп үткәрәм. Хәтта телевизор карарга да ярамый. “Син минем бердәнбер булышчым”, — дип, малайлар борылып та карарга тиешле булмаган вак-төяк йомышларын да минем өскә өя. Мин инде әни теләге буенча фортепьяно, гитара, гармунда уйнарга, биергә, радиоэлектроника белән эш итәргә, агачтан уенчыклар ясарга, хәтта чигәргә дә өйрәндем. Аңа каршы бер генә сүз әйтеп кара, хәзер тузына башлый, февраль бураннарың бер кырыйда торсын! Баштарак әти бераз яклый иде. Әмма үзе өчен дә “тәрбия сәгатьләре” оештырыла башлагач, дәшмәс булды. “Хәзерге заманда урамда җил куып йөргән кешедән рәт чыкмый. Кая карама — наркоман, эчкече. Ә мин сине бар яктан да үстерергә телим, улым. Киләчәктә рәхмәт укырсың әле үзең дә”, — дип юата мине әни, үпкәләп утырганымны күрсә. Белмим, киләчәк дигәне кайчан җитәр, минем әлегә музыкант та, математик та түгел, ә спортсмен буласым, һичьюгы, яшьтәшләрем белән урамда туп тибәсем килә.



“Беткән баш — беткән!” дидем, дә, ачык тәрәзәдән урамга сикердем!



Җан-фәрманга йөгереп чирәмлеккә килеп җиткәндә, уен башланырга тора иде инде. Малайлар, бер-берсенә карашып, астыртын гына көлемсерәп куйдылар. Укытучы малае килгән, янәсе… Каланча буйлы күрше малае сыбызгысын сызгыртуга, дәррәү туп артыннан йөгердек. Мин, өй тавыгы булып үткәргән узган тормышымнан үч алып, беркемне дә аямыйча, атакага ыргылдым. Һәм, ышанасызмы, бер-бер артлы дүрт гол керттем! Танылган футболист булырга хыяллансам да, бу кадәр үк талантым бардыр дип уйламаган идем. Бүтәннәр дә шаккатты.



Уенның кызган бер мәлендә: “Марат, кил әле монда!” — дигән тавыш яңгырады. Тәнем буйлап кырмыскалар йөгерешеп үткәндәй булды. Әлеге тавыш иясе, һичшиксез, әни иде. Оятымнан кызаруымны малайларга күрсәтмәс өчен башымны аска иеп, шул якка борылдым. Тик, гаҗәпләнүемә каршы, әни, тузынып, өйгә таба өстерәмәде. Алай гына да түгел, аның күзләреннән шатлык очкыннары сирпелә иде. Уенчыларны аралап, яныма үтте дә, сабый баланы иркәләгән төсле кочаклап алды: “Молодец, улым! — диде ул, башымнан сыйпап. — Физкультура укытучыгыз “сыйныфташларыннан калыша” дигәч, борчылган идем. Ә син, әнә, йөгерү генә түгел, футбол да уйныйсың икән. Ләкин моннан ары авыл шпаналары белән уйнап вакланмассың. Мин сине райондагы спорт түгәрәгенә яздырам, һәр көнне шунда барып уйнарсың. Башта футбол уены теориясен өйрәнерсең. Чын спортсмен ясыйм мин синнән болай булгач…”



Теләсәм дә, теләмәсәм дә әни артыннан атладым. Артымда яңгыраган көлү тавышларын ишетмәс өчен кулым белән колакларымны томаладым.



Шушы көннән башлап минем көндәлек режимым тагын бер пунктка артты. Футболист булу теләге исә офыклар артында эреп юкка чыкты.



Ләкин көтмәгәндә башта өр-яңа фикер туды! Мәктәпне тизрәк тәмамлыйм да, космонавт булачакмын! Менә аннан соң эзләп карасын мине әни йолдызлар арасыннан...