Логотип Журнал Сабантуй
Саннар

Югары Масра мәктәбендә бер генә бала укый

10 мая 2016 Югары Масра мәктәбендә бер генә бала укый

Моннан берничә еллар элек балалар саны азайгач, Арча районы Югары Масра авылында мәктәпне ябып куялар. 2012 елда яңадан ачыла. Шунысы кызык: бүген мәктәптә бары бер генә укучы укый. Исламның сыйныф җитәкчесе дә үз әнисе - Гөлгенә ханым Хөснетдинова.

- 2014 елда мәктәптә өч бала иде, - дип сөйләп китте Гөлсинә ханым. - Икесе - 2 нче, берсе - 1 нче сыйныфта укыдылар. Шуларның икесе - үземнең улларым. Ике бала 5 нче сыйныфны Курса Почмак авылындагы мәктәптә дәвам итәргә киткәч, Ислам белән икәү генә калдык. Өч бала булганда бәйрәмнерне дә үткәрә идек, тамаша карарга авыл халкы да килә иде.
- Мәктәп бинасы зурмы соң?
- Мәктәптә бер сыйныф, ашау бүлмәсе, үзебезчә ясалган спорт залы, склад бар. Мәктәбебез узган ел уку елына хәзерлек буенча 2 нче урынны алды. Мәктәп авылга матурлык өстәп тора, Югары Масрада бүтән күңел ачу чарасы - кибет, балалар бакчасы юк. Мәктәпнең икенче ягы китапханә, медпункт булып торган, хәзер ул ягы да бикле. Авылда укырга керүче бүтән балалар юк. Күбесе картлар.
- Исламның үзенә генә мәктәптә укуы күңелсез түгелме соң?
- Башта бик күңелсез булды. Ул да, мин дә "ничек укырбыз" дип кайгырдык. Хәзер ияләндек инде. Абыйсы мәктәптә укыгач, Ислам бөтен яңалыктан хәбәрдар. Язын бөреләр җыябыз, сыерчык оялары да ясадык. Мәктәбебездә җанлы почмак та бар. Мәктәптә бер үзе генә калгач, дәү әнисе попугайлар бүләк итте. Алар белән мәктәп тагын да җанланып китте. Ислам аларны карый, алар белән сөйләшә.
- Мәктәптә сезгә кем дип дәшә? Укырга бергә барасызмы?
- Мәктәпкә мин беренче киләм. Ул өйдә кала. "Исәнмесез апа", - дип укырга килә. Өйдә әни,ә монда апа. "Балам мәктәптә апа дип әйтә белми", - дип зарланучы укытучылар да бар бит.
- Дәресләрне кем белән эшли?
- Күбрәк абыйсы белән. Үзем исә дәрес вакытында һәрбер өй эшен сорыйм, тикшерәм. Инглиз телен башка мәктәптән килеп укыталар. Дәресләребез уен, сәяхәт формасынд күңелле уза. Бер иптәше булса, комачауламас иде дә. Кайчак үзе дә шулай дип әйтеп куя. Ярышып укырга да кеше кирәк бит. Кайчак ялкауланып та китә. Тәнәфесләрдә шашка уйныйбыз, язгы, кышкы, көзге экскурсияләргә чыгабыз. Өлкәннәр көнендә авылдагы олы кешеләрне мәктәбебездә үскән чәчәк бәйләмнәре белән котлап чыгабыз. Мин чәчәк бәйләме ясыйм, Ислам котлап йөри. Менә шулай укып ятабыз.
[gallery ids="535,533"]