ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Данил Нәбиуллин)
...“Әни, минем тамагым ачты!”, “Әни минем чәй эчәсем килә...”, “Әни, бүген урамга уйнарга чыгабызмы?”... Телем ачылганнан бирле, мин әлеге сүзләрне ничә мәртәбәләр кабатлаганмындыр санап караганым юк. Тик мин шуны беләм – Әниле булу, биргән сорауларыңа җавап ишетү , иң зур бәхет ул!
Мин Әниемне бик яратам. Ул һәрвакыт балалар дип яши, гел безнең белән бергә булырга тырыша. Атнаның биш көне безнең бертөрлерәк үтә: Әни барыбыздан да алдан торып безгә иртәнге ашны әзерли. Аннан мине һәм сеңлемне “Хәерле иртә” теләп йокымнан уята. Иң элек мине мәктәпкә озата, сеңлемне балалар бакчасына илтә һәм үз эшенә китә. Ә кичен без гаиләбез белән тагын бергә җыелабыз: Әни кичке ашны хастәрли, кирәк булганда миңа дәрес әзерләргә булыша. Кичләрен бергәләшеп “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларын укыйбыз, ярыша-ярыша башваткычлар чишәбез...
Ә менә атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәре бездә бөтенләй башкача үтә. Чөнки ике көн рәттән Әнием ял итә. Гадәттә шимбә иртәләрендә йокымнан Әни түгел, ә борынымны кытыклап аш бүлмәсеннән кергән коймак исе ярып керә. Мин тиз генә юынып, Әнкәй пешергән коймакларны ашап белем йортына ашыгам. Ул исә мине кочаклап, яхшы билгеләр алып кайтуымны теләп озата. Дәресләрдән соң өйгә кергәндә өебездә бөтенләй башка хуш ис – бәлеш исе аңкыган була. Белмим, кай арада җитешә торгандыр, өч дәрестән кайтышка ул өебезне ялт иттереп җыеп, духовкага халкыбызның милли ризыкларыннан берсе булган бәлешне ясап куярга өлгерә. Без җыелышып, Әнигә рәхмәтләр әйтешеп пешкән бәлешне авыз итәбез. Әнием куллары тигән ризыкны ашаудан да күңеллерәк тагын ни бар?!
Аннан соң Әнкәй сеңлем белән мине кая да булса алып барып ял иттерү ягын карый. Һава торышы яхшы булса безне урамга, өебездән ерак булмаган паркка алып чыга. Җәй көннәрендә мин малайлар белән футбол уйнарга, кыш айларында сеңлем белән тауда чана шуарга яратам. Әнием без уйнаганда да тик тормый, “Үсеп киткәч кечкенә вакыттагы фотоларны карау кызык” дип, гел уенның күңелле минутларын фотога төшерә.
Ә яңгырлы, салкын көннәрдә Әни безне шәһәребезнең төрле тарихи урыннарына алып бара. Без инде шәһәребезнең йөзе кашы булган Кремльне, Сөембикә манарасын, Кол-Шәриф мәчетен күрдек, берничә мәртәбә зоопаркка, циркка бардык. Күптән түгел Милли музейда булдык. Һәр ялны Әни алдан планлаштырып, кабатланмас итеп уздырырга тырыша.
Шәһәребезнең матур җирләрен күреп кайткач, Әни никадәр генә арган булса да тәмле итеп мин яраткан токмачлы ашны пешерә. Гомумән, ял көннәрендә безне милли ризыклар белән сыйлауны ул бер традициягә әйләндерде. Аның үз куллары белән ясалган кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәчләре, табада чыжлап кызган коймагы – дөньядагы иң тәмле ризыклар.
Кич җиткәч Әни безне юындырып, тәмле йокы теләп йокларга яткыра. Без ятсак та, үзе йокламый: керләр юдыртырга сала, үзен матурларга вакыт таба... Мин тыныч күңел белән күзләремне йомам.
Язмамны шагыйрь Роберт Миңнуллинның шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Рәхмәт яусын безнең әниләргә!
Аларга бит бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Данил Нәбиуллин,
Казан, 11 нче татар гимназиясе,
2 “Б” сыйныфы
Комментарии
0
0
Молодец
0
0
0
0
Матур язылгам
0
0
0
0
Молодец !!!!!
0
0
0
0
Молодец Даниль??!
0
0
0
0
Молодец улым энилэрнен кадерен белэсен икэн син чын ир егет булган дигэн суз шундый булып аал хэм бэхетле акыллы бул
0
0