Логотип Журнал Сабантуй
ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН КОНКУРС: ҖИҢҮЧЕЛӘР!

ӘНИЕМНЕҢ БЕР КӨНЕ (Маликов Рүзәл)

03 декабря 2019, 11:44
773
0
0

 

«Әни» диеп язып куйдым

 Яңа яуган ак карга.

 Таптамагыз, һич ярамый

 «Әни» сүзен таптарга.

Үземнең язмамны шушы шигырь юлларыннан башлап җибәрәсем килә.

Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, беренче әйткән сүзләреңне ишетеп сөенгән, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган. Ул безне  туган телебезне   яратырга  өйрәткән.  Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме, шатлыгы.

Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием бик  кадерле. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әннә",   "әни" сүзе белән ачылган.  Әнием минем бик сабыр, тыйнак кеше. Әниемнең исеме Гөлүсә. Бу исем гарәп теленнән килеп кергән.  Ул: “Гөл булып үсә; гөл үсә” дигәнне аңлата. Әниемнең йомшак куллары миңа  шатлык китерә. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга,  аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә дә булыша: аңламаган сорауларыма  җавап таба, файдалы киңәшләрен дә бирә. Минем әнием Арча районы Түбән Аты авылы мәктәбендә  балаларга туган (татар)  теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта.

Әнием белән һәр көнне иртән мәктәбебезгә ашыгабыз.Минем әнием сыйныф җитәкчесе дә әле ул.Җиденче сыйныфта укыган сигез укучының  мәктәптәге әниләре булып тора.Ул үз укучыларын бик ярата, аларны гел күзәтеп һәм ярдәм итеп тора.ә кичләрен без бергәләп дәрес әзерлибез, газета-журналлар укып  башваткычлар, кроссвордлар чишәбез.

Минем апаем һәм әбием  бар. Апаем Гүзәл  Казан шәһәрендә укый, ә әбием өйдә тора. Мин мәктәптән кайтуга әбием чәй куеп тора. Без әбием белән бергәләп чәй эчәбез.

Апаем кайткан көнне безнең өйдә бәйрәм була. Әнием апай кайткан көнне нинди генә ризыклар пешерми. Чөнки без апайны сагынып көтеп алабыз.   Без аның белән тәмләп чәй эчәбез, серләребез белән уртаклашабыз.  Әнием мине һәр кичне назлап йоклата, ә иртән "улым" диеп сөеп уята.  Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!  Әнием, мин сине бик яратам! Син безне кешеләргә шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык итеп үстерергә тырышасың. Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде.  Озын гомерле булып, безнең уңышларга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием.

 

 Маликов Рүзәл, Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең  2 нче сыйныф укучысы.

Нет комментариев