Әниләр һәркемгә берәү генә (Хафизов Данис)
“Әниегез – өйнең яме,” – ди безгә әтиебез. Чыннан да әниебез өйдә чакта гына безгә бик рәхәт. Ул барыбыздан да иртәрәк тора. Йөгереп кенә сыер савып керә. Без йөкыдан торганчы, иртәнге ашны әзерли. Тәмләп чәй эчергәч, барыбызны да тикшереп, җыйнап-төйнәп мәктәпкә озата һәм эшкә китә.
Әнием көн буена эшләп, арып кайтса да, кич ашарга пешерә, мал арасында йөреп керә. Шул арада керен дә юдырта, савытлар да юа, өйне дә тәртиптә тота, безне дә акыллы киҗәшләрен биреп, эшкә өйрәтә. Мин әниемнең эше күплеген аңлыйм. Шуңа күрә дә, үзем булдыра алган эшләрдә һәрвакыт булышам, ярдәм итәм. Әнием минем аркамнан сөя: “И, минем улым үсте, кул арасына керә башлады!” – ди. Әниләрнең кадерен белергә кирәк, алар һәркемгә берәү генә бит.
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең
4 нче сыйныф укучысы Хафизов Данис
Нет комментариев